Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләр онытмагыз: янгын «хәбәрчесе» гомерне саклый

Статистика буенча, аяныч  нәтиҗәләргә китергән янгыннарның күбесе (кешеләр үлеме һәм травма алу) торак биналарда (фатирлар, шәхси йортлар) килеп чыга.

2019 елда республиканың торак секторында 1983 янгын теркәлгән, аларда 103 кеше үлгән, шуларның 11се балалар, 153 кеше имгәнгән. Һәлак булучыларның зур проценты пенсионерларга туры килә - Татарстан Республикасы буенча 39 кеше яисә янгын вакытында һәлак булганнарның гомуми саныннан 33,9%.

Моңа төп сәбәп булып, күпчелек очракта  янгынны соң ачыклау, шулай ук, янгын  чыкканда кешеләрнең йокы халәтендә булуы тора. Йокы вакытында  кеше төтен исен тоймый һәм агулана, шул ук вакытта, эвакуация  (чыгу)  юлларын да янгын томалап алган була.

Янгыннан саклану өчен бүгенге көндә халыкка  хәбәр итүче җайланмалар урнаштыру  (извещатели) актуаль мәсьәлә  булып тора. Беренче чиратта, әлеге җайланмаларны социаль яктан якланмаган гражданнарның һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләрнең, шулай ук, күп балалы гаиләләр, ялгыз яшәүче гражданнар һәм инвалидлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары йортларында бушлай урнаштыру тәкъдим ителә.

Буа һәм Чүпрәле районнары буенча  күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы, эчке хезмәт майоры Инсаф Шакиров:

“2016 елга кадәр Россиядә балигъ булмаган балаларның янгында үлүе ел саен уртача 10% ка кимегән. 2017 елда - 16% ка. Әмма 2018 елда, кызганычка каршы, бу процент саны янә арта. РФ Тикшерү комитеты моның сәбәбен,  социаль якланмаган гаиләләрдә  янгын хәбәрчеләренең җитәрлек дәрәҗәдә булмавы белән аңлатты.  Шуңа да республика җитәкчелеге тарафыннан янгын турында хәбәр итүче җайланмалар урнаштыру тәкъдиме кертелде. Бу уңайдан, төбәк һәм муниципаль максатчан программалар кабул ителде. Әлеге программа нигезендә  аз керемле һәм социаль яктан имин булмаган гаиләләр, ялгыз яшәүче инвалидлар һәм өлкән яшьтәге кешеләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары йортларында янгын датчикларын түләүсез урнаштырыла.  Район  янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре полиция һәм социаль яклау һәм опека бүлеге вәкилләре  белән торак йортларда булып, 2019 елда республика программасы нигезендә, районыбызда 174 торак йортта  528 шундый  “янгын  хәбәрчесен”  урнаштырды”.

Бүгенгесе көндә республика бюджеты хисабына 20 мең йортта 75 меңгә якын җайланма урнаштырылган. Алар инде үзләренең нәтиҗәлелеген күрсәтте. Шулай итеп, 2016-2019 елларда республикада булган 25 янгын очрагында датчиклар эшләү аркасында йортта яшәүчеләргә янгын чыгу турында вакытында хәбәр ителгән, бу 67 кешенең, шул исәптән 34 баланың гомерен саклап калган.

Янгынга каршы датчик урнаштыру махсус күнекмәләр таләп итми. Хуҗалар аны мөстәкыйль рәвештә сатып ала һәм бүлмә түшәменә беркетә ала. Әмма мондый приборларны кибетләрдән генә сатып алырга кирәк. Бер аппарат бәясе 250 сум тирәсе.

Мошенниклар йөрүе ихтимал!

Соңгы вакытта Татарстанда үзләрен гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яки газ хезмәте хезмәткәрләре дип таныштырган мошенниклар активлашты һәм бинаны янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча тикшерү уздырырга тәкъдим итәләр. Фатирга эләккәч, алар хуҗаларга янгын хәбәрчесен һәркайсын берничә мең сум бәядән урнаштыра. Йөзләгән татарстанлы шушы җинаятьчеләр хәйләсенә эләккән. Нигездә, өлкән яшьтәге кешеләр алдау корбаны булалар.

Шуңа күрә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре искәртә:

– янгын сүндерүчеләр беркайчан да фатирлар буенча йөрми һәм янгын белдергечне түләүле урнаштырырга тәкъдим итми!

Әгәр сезнең гаилә түләүсез датчиклар урнаштыру программасы буенча туры килмәсә, аларны кибеттән сатып алырга һәм үз фатирыгызга яки йортыгызга мөстәкыйль урнаштырырга мөмкин. Бу берничә минутлык эш.

 

Янгынны хәбәр итүче җайланмаларны Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыятенең Яшел Үзән районара территориаль төбәк бүлегенең  Чүпрәле участогы аша, алдан 9027114777 телефоны (WhatsApp) яки «В Контакте»  социаль челтәрдәге «ВДПО. Дрожжановский участок»  аша заказ биреп, яки электрон: droj.vdpo@mail.ru адреска язып алырга мөмкин.

 

Белгечләр сезнең белән уңайлы вакытта элемтәгә кереп, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә кирәкле консультация бирәчәкләр. Әлеге приборларны сату сәүдә үзәкләрендә дә башкарыла, сатып алганда җайланманың комплектациясенә, паспортына, сертификациясенә,  батарейкаларның  булуына  («Крона» батареясы булу мөһим, 1 елга җитәчәк) игътибар итәргә  һәм, әлбәттә, приборның төзеклеген тикшерергә кирәк.

Әлеге җайланма сезне һәм сезнең якыннарыгызның гомерен саклап калырга булышачак. Шуңа күрә дә озакка сузмый, аны урнаштыру ягын карагыз.

Бердәм коткару хезмәте телефоннары: 01, 101, 112!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев