Чүпрәлеләр Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаша
Ел саен сатулар шәһәрнең 14 мәйданчыгында оештырыла һәм ул һәр шимбә көнне үткәреләчәк.
Бүгенге көннән башлап Татарстанда Казан шәһәрендә традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре старт алды. Сайлаулар көннәрендә, бүген 12 сентябрьдә бу чарада Чүпрәле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, шулай ук эшмәкәрләр дә катнаша.
Ел саен сатулар шәһәрнең 14 мәйданчыгында оештырыла һәм ул һәр шимбә көнне үткәреләчәк.
Чүпрәлеләр традиция буенча Казан шәһәре Киров районының Батыршин урамында сату итә. Сәүдә Роспотребнадзор таләпләрен тулысынча үтәп, алып барыла.
Чүпрәле районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Тәлгать Халитов сүзләренә караганда, чүпрәлеләр казанлыларга бик зур ассортиментта товарлар тәкъдим итә. Болар-бәрәңге, яшелчә, бал, ит, сөт, ярмалар һәм башкалар. Шәһәр халкы өчен продукция кулай бәяләрдән сатыла.
Мәдәният хезмәткәрләре халык өчен бәйрәм атмосферасы тудыра. җыр-биюләр бүләк итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев