Чүпрәлеләр кардан скульптуралар ясый һәм йортларны бизи башладылар
Йорт яны территорияләрен бизәп, чүпрәлеләр тирә-юньдәгеләрне генә сөендереп кенә калмый, яңа елга бизәү буенча район конкурсында да катнаша ала.
Яңа елга әзерлек кысаларында район үзәгендә һәм авылларда яшәүчеләрнең өйалларында кардан төрле фигуралар барлыкка килә башлады.
Үзәк урам быел елдагыдан күркәмрәк итеп бизәлгән. Төп чыршы да “Чүпрәле” паркында урнаштырылды. Район оешма-предприятиеләре биналары төсле утлар эчендә җемелди.
Шәхси йортлар да үзенчә матурлана. Әйтик, Иске Чүпрәле авылының Дачный бистәсендәге Татарстан урамында яшәүче Нәүметовлар гаиләсе йорты каршында кардан дәү генә киләсе елның символы булган үгез урын алган, янында гына шуу өчен тау һәм чыршы урнаштырылган.
Ә Кече Чынлы авылында йорт яны территорияләрен бизәү традиция берничә елдан бирле дәвам итә, иң матурлары һәм иҗади композицияләргә бүләк тапшырыла.
Биредә «Цильна» җәмгыяте иректоры Барис Гафуров һәр елны авыл халкына Яңа ел чыршылары алып кайтып тарата. Быел да Яңа ел кәефе булдыру өчен кечечынлылыларга 200 дән артык чыршы кайткан.
Instagram социаль челтәрләрендә оoo_tsilna аккаунтында кечечынлылыларның беренче иҗатлары: Фәния һәм Вагиз Салиховлар гаиләсе "Яңа ел ишегалды" композициясе белән уртаклашкан.
Өйалдында Кыш бабай белән Кар кызы, шулай ук яңа 2021 елны чаналарда җитәкләп килүче ел символы-үгезне күрергә мөмкин. Сүз уңаеннан, ел символы чын тире белән тартылып эшләнгән.
Исегезгә төшерәбез, йорт яны территорияләрен бизәп, чүпрәлеләр тирә-юньдәгеләрне генә сөендереп кенә калмый, яңа елга бизәү буенча район конкурсында да катнаша ала.
Үз иҗатыгызны безгә дә почта аша : tuganyak@bk.ru шулай ук ватсапка 89600563239 җибәрә аласыз. Без, үз чиратыбызда, аларны социаль челтәрләрдә һәм безнең сайтта урнаштырачакбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев