Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләр "Җиңү диктанты" Бөтенроссия акциясенә кушылды

Акция Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. 

Бүген, 3 сентябрь көнне бөтен ил буенча Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына багышланган «Җиңү диктанты» дип аталган Бөтенроссия конкурсы узды.  

Тарихи чарага чүпрәлеләр дә кушылды. Диктант үткәрү мәйданчыгы итеп 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе сайланды.

Чара башланыр алдыннан барлык катнашучыларны район башлыгы Марат Гафаров сәламләде.

-Безнең буынга әле бәхет елмайды. Без сугыш тарихы, Җиңүнең кыйммәте турында бабаларыбыз һәм әтиләребез сөйләвеннән ишетеп беләбез. Безгә бу тарихны балаларга, киләчәк буынга дөрес итеп тапшыру мөһим", - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Марат Гафаров барлык катнашучылар белән бергә әлеге акциядә катнашты. Тарихи акциядә муниципаль район Советы депутатлары, шулай ук укытучылар, өлкән сыйныф укучылары да катнашырга теләк белдерде.
 Диктант язу өчен 45 минут вакыт бирелде. Катнашучылар бланкларны тутырдылар һәм 25 сорауга җавап бирделәр.

Җавапларда тарихи атамалар, хәрби башлыкларның исемнәрен искә төшерергә, Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын хронологик тәртиптә урнаштырырга таләп ителде.
Нәтиҗәләр 2020 елның 30 сентябрендә билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев