Чүпрәлеләр чираттагы өмәгә чыкты
Татарстанда 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар икеайлык игълан ителде.
Бүген. 22 апрельдә Чүпрәле районында чираттагы өмә булып узды.
Кирәкле инвентарьларны кулга алып һәм яхшы кәеф белән хезмәт коллективлары үз территорияләре тирәсендә, шулай ук ял итү урыннарында-паркларда һәм скверларда-беркетелгән участокларда тәртип урнаштырдылар.
Әйтергә кирәк, районда өмәләр беренче көн генә үткәрелми инде. Ә Татарстанда 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар икеайлык игълан ителде.
Апрель һәм май өмәләре инде күптәннән традициягә әйләнде һәм җәмәгать урыннарында экологик хәлне яхшырту максатыннан ел саен үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев