Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеле Илнур Яфизов янгында 11 яшьлек баланы үлемнән коткарды

Үз хезмәте, батырлыгы турында исә мактанып сөйләмәде Илнур. Аңа бары тик хезмәт бурычы итеп каравын гына әйтте.

Бөек рус язучысы В. Гиляровский: “Янгын сүндерүченең һәркайсы герой, алар гомере буе «сугыш»та, һәр минут саен алар үз гомерләрен куркыныч астына куялар”,- дип язган. Чыннан да әлеге хезмәткәрләргә карата моннан да дөресрәк сүзләр табу мөмкин дә түгел. Алар үз гомерләрен көн саен куркыныч астына куеп, ут астына керә, кешеләрне коткара, мал-мөлкәтләрен саклап калу өчен көрәшә. Янгын сүндерүчеләргә янгыннарга гына түгел, юл һәлакәтләрендә зыян күрүчеләрне дә коткарырга чыгарга туры килә.

Шундый җаваплы һөнәр иясе райондашыбыз Илнур Яфизов 114 янгын сүндерү частендә бүлек командиры булып хезмәт куя. Аның батырлыгы турында үткән саннарыбызның берсендә тулырак язарга дип вәгъдә иткән идек. Райондашыбыз янгын вакытында 11 яшьлек баланы үлемнән коткарып кала. Бу хәл кизү торганнан соң ял иткән вакытында була.

–Ул көнне минем урамда, өй алдына чыккан булуым да фаҗигане булдырмый калдыдыр, мөгаен. Янгын чыккан өй – безгә каршы якта гына иде. Берара кап-кара төтен күтәрелгәнен күреп алдым. Эшемне ташлап, тиз генә шунда чаптым. Аңа кадәр күрше егетенең велосипед белән кайтып килүен дә күреп калган идем. Беренче эш итеп аны чакырырга, эзләргә керештем. Өйнең ишекләре эчке яктан бикле иде. Шул арада янгын сүндерү частена, хезмәттәшләремә шалтыратып, ярдәм сорадым. Алар да тиз арада килеп җиттеләр, баланы инде алар килгәнче алып чыгып өлгергән идем. Оператив эш итү нәтиҗәсендә, өйнең шактый өлеше сакланып калынды, дөрес түбәгә зыян килде,-дип сөйли ул  күршеләрендә янгын булган көнне искә төшереп.

Илнур Яфизов Иске Чүпрәле авылы егете, биредә туып-үсә, урта мәктәпне тәмамлый. Аннан Казан шәһәрендә автотранспорт техникумын тәмамлый. Гаиләдә алар ике бала үсәләр, Илнур–олысы.

Илнурның янгын сүндерү частенә килүе очраклы түгел. Аларның йорты янгын сүндерү часте белән күрше урамда гына урнашкан. Шуңа ул балачагын искә төшереп, күп вакытын янгын сүндерү частендә үткәрүе турында сөйли.

“Малай вакыт - һәрнәрсә кызык бит. Янгын сүндерү машинасының ничек эшләвен беләсе килә, ә инде аңа утырып карарга да рөхсәт итсәләр – бала- чага өчен шуннан да зуррак бәхет юк иде ул вакыт. Күңелнең бер җиренә кереп калган күрәсең, тормыш юллары шушы оешмага эшкә дә алып килде”,-ди ул.

Үз хезмәте, батырлыгы турында исә мактанып сөйләмәде Илнур. Аңа бары тик хезмәт бурычы итеп каравын гына әйтте.

–Янгын сүндерергә барганда сине нәрсә көтәсен белеп булмый. Бәлки анда олы яшьтәге, урын өстендәге, яки физик мөмкинлеге чикле кеше янгын эченнән чыга алмый интегәдер, я булмаса башка хәлдер... Шуңа күрә һәрвакытта да барысына да әзер булырга тырышабыз. Хәбәр булуга ук, янгын чыккан урында  кешенең барлыгы, юклыгы турында белергә тырышабыз. Һәм, әлбәттә,беренче чиратта кешеләр, шулай ук, мал-туар гомерен саклап калу өчен янгынга кергән вакытлар була. Андый вакытта билгеле үзең турында уйламыйсың, югыйсә, ут та каба инде, пешәсең дә... – ди Илнур Яфизов.

Әти-әнисе, тормыш иптәше Эльвина да Илнурның һөнәре гади генә булмавын беләләр. “Зинһар, сак була күр”, дип һәр кизү торуыннан зарыгып көтеп алалар икән алар аны.

Ә тормыш иптәше итеп Илнур Түбән Чәке авылы кызын сайлаган.  Бүгенге көндә үз йортлары белән, Яңа Чүпрәле авылында гомер итәләр алар, өч кыз бала үстерәләр. Олысы 3 яшендә булса, кызларның төпчекләре–игезәкләр.

Янгын сүндерүче янгын очраклары аеруча, язын, җәен куркыныч, ди. Коры, җилле һава моңа үз өлешен кертә – янгын тиз арада зур мәйданны биләп ала, ди ул.

 –Без , янгын сүндерүчеләрнең, теләге һәрвакыт бер генә – һәр көн-төн бәла-казасыз,  янгыннарсыз узсын иде!.

Дәвам итеп

Атна башында район башлыгы Марат Гафаров Илнур Яфизовны җитәкчеләр белән уздырыла торган киңәшмәгә чакырды. Ул анда Илнурга яшүсмерне янгыннан алып чыгып, гомерен саклап калганы өчен рәхмәт белдерде һәм Рәхмәт хаты да тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев