Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледән Мария Бушуева яңгырда “Татмедиа” кулчатыры белән йөриячәк

Ел саен газета- журналларга язылу чорында “ТАТАМЕДИА” җәмгыяте үзенең абунәчеләре арасында “Язылган өчен-телевизор!” акциясе игълан итә һәм призлар уйната.

Иң кыйммәтле приз-әлбәттә телевизор. Аннан соң, фотоаппарат, одеаллар һәм башка күп кенә бүләкләр.

2018 елның беренче яртыеллыгына язылучылар арасында Городище авылыннан Мария Бушуевага  бәхет елмайды. Бу  аның мондый чарада катнашып, икенче мәртәбә бүләкләнүе.

Мария Бушуева иң актив абунәчеләребезнең берсе икәнлегендә бернинди шик юк. Газеталар, китаплар уку-аның гомере дәвамындагы шөгыле. Ник дигәндә, ул озак еллар авыл китапханәсендә эшләп, лаеклы ялга чыга, аннан соң да, 8 еллап хезмәт куя. Бүгенге көндә дә әлеге шөгыленә тугры калган шщхес. Тормыш иптәше дә гомерлек мөгаллим, бик яратып, газета- журналлар укый.

-Безнең гаиләдә элек-электән күп газета һәм  журналлар булды. Бу бүген дә шулай. Берече тапкыр “Татмедиа” миңа ашханә өчен кирәк-ярак булган  җыелма бүләк иткән иде. Монысында тотып йөрү өчен сумка, стена календаре, хәтта яңгырда йөрү өчен кулчатыр (зонт) да бар. Яңгырлы көндә һичшиксез әлеге зонт белән урамга чыгачыкмын,-ди ул елмаеп.

Без исә, үз чиратыбызда, Мария Николаевнага шундый тугры абунәчебез булганы өчен рәхмәтебезне белдерәбез һәм аның үрнәгендә башка райондашларыбыз да газетабызны якын дусты итәр  дип ышанып калабыз.

“Татмедиа” җәмгытенең 2018 елның  икенче я ртыеллыгы өчен дә акция игълан итүен исегезгә төшерәбез. Иң мөһиме- газеталарның “Татмедиа” басмасы булуы кирәк, хөрмәтле райондашлар, шуның берсе-“Туган як” район газетасы. Акциядә катнашу өчен өчтән дә ким басма булмаска тиеш. Быел искәрмә булып,  һәр районнан иң зур күләмдә язылган бер абунәчене  дә бүләкләү тора. Кем булыр ул? Сезгә хәл итәсе, хөрмәтле райондашларыбыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев