Чүпрәледән 90 яшьлек Хәдичә Сәлахова 100гә җитәргә тели
Чүпрәле районында яшәүче тыл хезмәтчәннәрен котлау дәвам итә.
Бүген, 13 декабрь көнне Сәлахова Хәдичә Җәләлетдин кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу истәлекле вакыйга уңаеннан юбилярны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Бикчуров һәм Түбән Чәке авыл җирлеге башлыгы Олег Албутов котлады.
Юбилярга Россия Президенты исеменнән котлау открыткасы һәм район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар, сәламәтлек, озын гомер һәм күңел күтәренкелеге теләделәр.
Хәдичә Җәләлетдин кызы Татар Шатрашаны авылында туа. Аның балачагы, ул вакыттагы башка меңнәрчә балаларныкы кебек үк, бик авыр була. Яшь чакта колхозда эшли. Окоп казырга, урман кисәргә, кар ера-ера иген ташуларын сөйли. Әмма ни генә булса да эшләгән, тырышкан, тамак туйдырырган.
Тыл хезмәтчәненең бүген гаиләсе нык, күпсанлы һәм тигез:-җиде бала, 20гә якын онык һәм оныкчыгы бар. Ә шушы көннәрдә бер оныгы армиядән кайткан. Алар әбиләрен бик яраталар һәм еш кына аның янына булырга тырышалар. Юбиляр исә төп йортта улы Рафаэле белән яши.
- Мин бик бәхетле кеше. Авыр чор, сугыш еллары аша үтсәм дә, күпне күрсәм дә, Ходай исәнлекле озын гомер белән бүләкләгән. 90 яшь ул карт түгел, әле 100гә җитәргә дә өметләрем бар минем, ди оптимистик рухлы Хәдичә апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев