Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледән 90 яшьлек Җәүдәт Шәйдуллов: Әни баш яулыгыннан күлмәк тегеп бирде

Юбиляр  аеруча сугыш елларын дулкынланып искә ала.

Бүген, 12 декабрьдә, Чүпрәле районының Кече Чынлы авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Шәйдуллов Җәүдәт Әсәдулла улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бу истәлекле көнне аны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Бикчуров һәм авыл җирлеге башлыгы Гомәр Халитов котладылар. Кунаклар РФ Президенты исеменнән котлау конверты һәм район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар.

Җәүдәт Әсәдулла улының характер ныклыгы, тормыш авырлыкларын сынмый-сыгылмый үтүе гомере буенча озата бара. Ә кыенлыклар аз булмаган бу гомердә.

Юбиляр  аеруча сугыш елларын дулкынланып искә ала. Аның өчен балачак еллары сугыш башланганнан соң тәмамлана.

-Әни бик уңган иде, мәрхүмкәем. Тегү машинасы бар иде безнең. Шуңарда , хәтта аяк киемнәре дә тегеп бирде. Бервакыт күлмәгем тузгач, баш яулыгыннан күлмәк тегеп биргән иде. Ничек булса да, ялангач йөртмәде.

Язмыш аны кайларга гына илтеп ташламый. 7нче сыйныфлар булгандыр, ул яхшы тормыш эзләп авылдан чыгып китә. Шуннан хәтта балалар йортына барып эләгә. Аннан аны әнисе эзләтеп табып алып кайта.

Сугыштан соң Кытай чигендә хезмәт итә. Сугыш тәмамланса да, анда тынычлык урнашмаган була.  «Барысын да күрергә: дошманга атарга да, хезмәттәшләрнең үлемен күрергә дә, ач торырга да туры килде", - дип искә ала ул.

Армиядә хезмәт иткәннән соң, күп җирләрдә эшли. Соңыннан әнисен тәрбияләргә дип авылга кайтып төпләнә. Тормыш иптәше Гөлҗиһан апа белән 5 кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүген авылда икәүдән-икәү яшиләр.

Җәүдәт абый туган көнен олы бәйрәмгә әверелдергән, яшьлек хатирәләрен барларга мөмкинлек тудырган өчен килгән кунакларга  рәхмәт белдерде, эшләрендә уңышлар теләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев