Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледән 39 егет армиягә китәчәк

Россия Федерациясе гражданнарын армия сафларына чакыру кампаниясе башланды.

Язгы чакырылыш 1 апрельдән 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк һәм “Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында”гы федераль закон нигезендә Россиядә 135000 егет, ә республикада 3,5 егет кеше армия сафларына алыначак. Районда исә язгы чакырылыш чорында армиягә 39 егет китәчәк. 14 – 15 апрель көннәрендә районның хәрби чакырылыш комиссиясе утырышына 75 егет килде. Комиссиядә гадәттәгечә һәр егеткә “Хезмәт итәсең киләме?” дигән сорау бирелде. Барысы да “Так точно!”, - дип хәрбиләрчә җавап кайтардылар.
Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Буа һәм Чүпрәле районнары буенча бүлеге начальнигы подполковник Радик Төхфәтуллин сүзләренә караганда, егетләребез нигездә район шефлык итә торган Мәскәү өлкәсе, Хабаровск, Чита, Оренбург, Самара, Саратов, Екатеринбург өлкәләрендә хезмәт итәчәкләр. Шуны да искәртик, 16 яшь тулган һәр яшүсмер хәрби комиссариатка учетка басарга тиеш. Ә менә армиягә барудан кичектерелеп тору хокукы бер генә тапкыр бирелә. “Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында”гы законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, запаста булмаган, югары һәм урта һөнәри белемгә ия егетләр чакыру буенча армия хезмәте үтмичә дә контракт буенча хәрби хезмәт үтә алалар.

Татарстан Республикасы хәрби комиссары генерал – майор Сергей Погодин әйтүенчә армиягә барачак егетләрнең 7 проценты хәрби диңгез флотында, космик – һава көчләрендә – 13, стратегик әһәмияттәге ракета һәм Росгвардия гаскәрләрендә 8 әр процент, һава десанты гаскәрләрендә һәм махсус әһәмиттәге частьләрдә 7 шәр процент һәм Оборона министрлыгының Баш идарәсе подразделениеләрендә (шул исәптән Кремльнең элиталы частьләрендә һәм фәнни роталарында) 2 проценты хезмәт итәчәк.

Рәсемдә: хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе утырышы. Автор фотосы.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев