Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә үзәк Яңа ел чыршысын ачу көне билгеле булды

Чүпрәле районында Яңа елга урамнарны һәм территорияләрне бизәү эшләре тулы куәтенә бара.

Төп Яңа ел чыршысын ачу тантанасы 24 декабрьдә 16 сәгатьтә булачак. Бу хакта район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов чираттагы киңәшмә барышында хәбәр итте. 

Чүпрәле районында Яңа елга урамнарны һәм территорияләрне бизәү эшләре тулы куәтенә бара.  Исегезгә төшерәбез, 1 декабрьдән районда иң яхшы Яңа ел бизәлешенә конкурс игълан ителде. Конкурска йомгак 31 декабрьдә "Чүпрәле" паркында ясалачак. Конкурста җиңүчеләр дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнәчәк.
Ә бүгенге көндә  «Чүпрәле» паркында төп чыршыга яңа ел  элементларын куюны дәвам итәләр. Быел Яңа ел гүзәле аеруча матур бизәлгән. 
Моннан тыш, кар явуга, биредә кар сыннарыннан шәһәрчек тә барлыкка киләчәк.

Яңа ел Чыршысын ачу көнендә Кыш бабайлар, гирляндалар блән бизәлгән машиналар парады узачак, концерт, уен-көлке булачак.

Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев