Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә язгы чакырылыш тәмам

Егетләр физик яктан нык һәм көчле, мораль яктан да армия сафларына басарга әзер.

8 июнь көнне П.В. Дементьев исемендәге парктан быелның язгы чакырылышы кысаларында хәрби хезмәткә алынучы соңгы төркемдә Алмаз Аббазов һәм Язнур Баһаветдинов (Иске Чүпрәле), Александр Акимов (Матак), Фагил Нуртдинов һәм Илһам Сафин (Шланга), Евгений Кириллов (Борындык тимер юлчылар поселогы), Сергей Наумов (Уби авылы), Нагим Низамов (Яңа Чүпрәле), Илсаф Низаметдинов (Яңа Чокалы), Кирилл Першин (Кече Аксу), Айрат Самерханов (Иске Кәкерле), Вадим Степанов (Алешкин – Саплык) һәм Александр Яруков (Городище) (рәсемдә) Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына озаттык. Тантанада Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров, Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов, авыл җирлекләре башлыклары, булачак солдатларның әти-әниләре, туганнары һәм дуслары катнашты. Егетләр физик яктан нык һәм көчле, мораль яктан да армия сафларына басарга әзер. Алар һөнәр үзләштерергә һәм кайберләре эшләргә дә өлгерделәр инде.

«Бу ел белән сез урынлы горурлана аласыз, һәм сезгә беркайчан да аның өчен сезгә оят булмаячак, - дип, аларга теләкләрен җиткерде Марат Ринатович. – Армиядәге хезмәт хәзер бик нык үзгәрде, солдатлар өчен уңай шартлар тудырылды. Сезнең хәзер телефоннардан файдалану мөмкинлегегез бар һәм мин сездән туганнарыгыз турында онытмавыгызны, аларга шалтыратуыгызны сорыйм». Район башлыгы шулай ук булачак солдатларның әти-әниләренә туган илне сакларлык уллар үстергән өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
- Ватанны, гаиләсен, туганнарын саклау һәр ир – атның изге бурычы. Безгә дә яшь вакытта ул бурычны үтәргә туры килгән иде. Хәрби анттан берәү дә читкә тайпылмады. Һәрберебез хәрби антка тугрылык сакладык. Сез дә хәрби хезмәтегезне үрнәк төстә үтәп туган якларга кайтырсыз дип ышанабыз”,- диде авыл җирлекләре исеменнән чыгыш ясаган Яңа Элмәле авылы җирлеге башлыгы Роберт Дружков.
Быелгы язда Россия армиясе сафларын Чүпрәленең 37 егете тулыландырды. Чакырылыш чоры хәвеф – хәтәрсез үтте. Хәрби хезмәткә чакырылучылар арасында десантчылар, Росгвардия һәм спецназ частьларында хезмәт итәргә теләүчеләр аз түгел иде, әмма хәзер бу частьләр контрактчылар хисабына күбрәк тулылана, шуңа күрә аларга чакыру да чикләнә бара.

"Сентябрь башыннан республиканың хәрби комиссариатлары киләсе чакырылышны 2020 елның көзенә әзерли башлаячак. Хәрби комиссариат хезмәткәрләре яшьүсмерләрне медицина һәм хәрби исәпкә кую, хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле шәхси составны өйрәнү, хәрби хезмәткә чакырылучыларның исемлеген төзү һ.б. белән шөгыльләнәчәк», - дип искәртте Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссариат вәкиле Нуршат Салихова. Рәсемдә: берничә минуттан әлеге егетләр утырган автобус Казанга – республиканың “Патриот” чакыру үзәгенә юл алды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев