Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә яшүсмерләр клубы яңа бинада урын алачак

Совет чорында үскәннәр: “Интернет, кесә телефоннары, пейджерлар булмаган заманнарда, дусларның кайда икәнлекләрен төгәл белә идек – футбол кырында, я булмаса хоккейда”, - дип искә алалар. 

Хәер, бүгенге  заманча технологияләр дә дуслыкка комачауламый. Әнә, районыбыз яшүсмерләре дә теләсәнинди юнәлештә  берәр төрле шөгыль белән шөгыльләнү җаен табалар бит.

Балаларның нәрсә белән булса да мавыгулары, кызыксынулары мөһим, диләр психологлар. Шулай булмаса, аларны урам мохиты, я булмаса кирәк булмаган әллә нинди юнәлештәге оешмалар эзлзп таба икән. Безнең районда исә яшүсмерләрнең үзмәшгульлеген булдыру өчен спорт, мәдәният учреждениеләре каршында оештырылган түгәрәкләрдән тыш,  “Созидание”  яшүсмерләр клубы да кызыклы чараларны актив төстә тормышка ашыра. Клуб  эшчәнлеген үткән ел башлап җибәргән иде.

Әйтергә кирәк, Татарстанда соңгы елларда яшүсмерләр клубын төзекләндерүгә дә зур игътибар бирелә. 2018 елда республикада   28 яшүсмерләр клубы яңартылган. Быел дәүләт программасы нигезендә 26 яшүсмерләр клубында шундый эшләрне башкару күздә тотыла, шуның берсе безнең районда.  Димәк, беркүпме вакыттан соң, Чүпрәле яшүсмерләр клубы да яңартылган бинада урын алачак.  Әлеге бина 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе  янәшәсендә. Бүгенге көндә биредә “СтройГрадинжиниринг” оешмасы тарафыннан эшләр башланган инде. Тәрәзәләр яңартылган, якын көннәрдә бинаның түбәсе капланып бетәчәк.  Бина эче дә күп кенә үзгәрешләр кичерәчәк: диварлар буялачак, яңа идәннәр түшәләчәк һ.б.. һ.б.. Яшүсмерләр клубы бинасы, тышкы яктан да, заманча төс алачак.

Әлегә  “Созидание” яшүсмерләр клубы үз эшчәнлеген  район мәдәният йортында алып бара. Аның  җитәкчесе Ильяс Фәхретдинов , педагог-оештыручысы  Румия Идиатуллина , патриотик тәрбия буенча  педагог-тәрбиячесе Дмитрий Аттин. Эстетик-сәнгать буенча педагог вазифасы вакантлы. (Бу юнәлештә эшләргә теләк белдерүчеләр 89279902054 телефонына шалтыратсыннар).

- Яшүсмерләр клубы – тәрбиянең  кирәкле формасы. Монда яшьләрне  бергә җыеп, буш вакытларын күңелле һәм файдалы уздыруны төп максат итәбез. Әлбәттә, яшүсмерләрнең ни белән шөгыльләнергә теләүләре исәпкә алына. Спорт, мәдәният өлкәсе, шулай ук, волонтерлык юнәлешенә өстенлек бирәбез. Начар гадәтләрнең нәрсәгә китерүе хакында сөйләшүләр алып барабыз. Күптән түгел. “Үлем белән кайда сату итәләр?” акциясе кысаларында “Наркотикларга –Юк дип әйт!” дигән чараны мәктәпләргә чыгып та, балалар иҗат йортында да үткәрдек. Кыскасы, эшчәнлегебез кызыклы һәм файдалы,-ди Ильяс Фәхретдинов.

Шушы көннәрдә исә, райондагы яшүсмерләр клубының эшчәнлеге, аның тормышы белән танышырга Казаннан,  "Универ-ТВ" каналыннан  "ТИН-Клуб”  төркеме килде һәм тапшыру әзерләде. Яшүсмерләр клубына йөрүчеләр белән берлектә төшерү төркеме районыбызның мактаулы гражданы, тарихчы Рафаил Субаев янында да  булды, аның иҗаты белән танышты.  (Әлеге тапшыру апрель аенда, ТНВ каналында, күрсәтеләчәк).  

-Яшүсмерләр  белән булган проблемаларны хәл итү өчен төрле яклап ярдәм күрсәтелә. 2010 елдан башлап Россия Федерациясендә авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фонды тарафыннан Россия Федерациясе субъектлары белән берлектә Бердәм бөтенроссия балалар ышаныч телефоны номеры кертелде: 8-800-2000-122.  Әлеге номер буенча авыр тормыш хәлендә калган балалар, яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләренә квалификацияле белгечләр мәктәптә, урамда һәм өйдә барлыкка килгән кыенлыкларны хәл итүдә тәүлек буе ярдәм итәләр, киңәш бирәләр. Конфиденциальлек һәм түләүсез ярдәм гарантияләнгән, -ди Ильяс Фәхретдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев