Чүпрәледә яшәүче Лидия Муллинага 95 яшь тулды
Хорновар-Шигали авылында Лидия Васильевна Муллина да шушы көннәрдә 95 яшьлеген якыннары, балалары, оныклары янәшәсендә билгеләде.
Авылының иң өлкән кешесен бер гасырга тиң гомер бәйрәме белән тәбрикләргә район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Данис Сатдинов һәм авыл җирлеге башлыгы Виктор Григорьев та килгән иде. Алар юбилярга ихлас теләкләрен ирештереп, исәнлек-саулык, бәрәкәтле гомер, балалар игътибары, оныклар ихтирамы, куанычлы көннәр, имин еллар, тыныч көннәр теләделәр. Традиция буенча Россия Президентының котлау хатын укыдылар һәм Марат Гафаровтан бүләк тапшырдылар.
Лидия Васильевнаның гомер юлы үзе бер тарих язарлык. Сугыш чорына хас авырлыклары, ачлыгы, ялангачлыгы белән булган ил тарихы аның да язмышында үз эзен калдырган. Шул елларда аны тормыш бик нык сыный, фронтка ярдәм итү өчен шактый тырышырга туры килә. Кулына балтасын-чүкечен тотып ирләр эшен дә башкарырга мәҗбүр була. Гомерен үз туган җиренә багышлаган чын хезмәт ветераны да ул. Бар белгәне колхоз эшендә үтә.
Тормышка сугышка кадәр авылдашы Сергей Муллин исемле егеткә чыга. Әмма сугыш яшь гаиләләгә тыныч кына яшәргә ирек бирми. Тормыш иптәше фронтка исән имин киткән җиреннән инвалид булып, бер аяксыз кайтып төшә. Гаиләдә җиде бала дөньяга аваз сала. Бүгенге көндә аларның бишесе исән-сау яши. Сугыш яраларыннан тормыш иптәше бик иртә вафат була. Берсеннән берсе кечкенә җиде баласын куенына кочаклап, шулай итеп, ялгызы гына гомер кичә Лидия Васильевна.
2010 елда сугыш ветераннарына тиешле йортны хөкүмәт аңа да җиткезә. Шулай итеп, бүгенге көндә ул тормыш иптәшенең бүләге буларак төзелгән җылы өендә көн итә. Янәшәсендә олы кызы Роза, улы Володя да аны тәрбия кылалар. Ульяновск шәһәреннән атна саен диярлек кызы Тамарасы да кайтып җитә.
-Бөтен нәрсә бар, Ходайга шөкер, әмма саулык кына юк инде. Бу кадәр гомер яши алгач, бик рәхмәтлемен инде, -ди юбиляр үткәннәрне сагнып. Үзе елмаеп: “ Менә бит 90 яшемә котларга килгәндә, тагын 5 ел яшәргә дип вәгъдә биргән идем, тәки сүземдә тордым, җиткердем бит 95 не дә”,-ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев