Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә яшь авиамодельчеләр ярышты

«Алтын» спорт комплексында якташыбыз, ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое, элекке Авиация сәнәгате министры Петр Васильевич Дементьев истәлегенә багышлап, яшүсмерләр һәм балалар иҗаты йортында тәрбияләнүчеләр арасында, авиамодельләрне очырту буенча ярышлар узды.

Район үзәгендә авиамодельчеләр түгәрәге 2003 елдан бирле уңышлы гына эшләп килә. Элеккеге очучы Марат Бикмөхәммәтов Урта Азиядән районыбызга күчеп кайткач оештырган иде аны. Ул түгәрәктә ел саен егермедән артык бала авиамоделизм белән шөгыльләнә һәм үзләре үк нәни очкычлар ясап, ярышлар оештыралар. Аның сүзләренә караганда, түгәрәккә теләр-теләмәс кенә килгән балалар ике-өч көн эчендә әлеге шөгыльне үз итәргә өлгерәләр һәм җиң сызганып авиация дөньясындагы серләрне чишәргә керешәләр.

Яшь авиамодельчеләрне тәбрикләргә килгән район башлыгы Марат Гафаров: «Чүпрәле районы ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое, СССРның авиация промышленносте министры Петр Дементьев, данлыклы очучылар Илсур Низамов, Газинур Хәйруллин һәм Марат Хәйретдинов кебек лачындай уллар үстерде. Сезнең арада да шушы легендар шәхесләрнең батырлыкларын дәвам итүчеләр бардыр, дип уйлыйм. Сезгә яңа үрләр яулавыгызны һәм җиңүләргә ирешүегезне телим»,- диде.

Ярышлар Иске Чүпрәленең 1 санлы урта мәктәбе укучылары һәм балалар иҗат йортында тәрбияләнүчеләрнең авиамодельләштерү буенча күрсәтмә чыгышлары белән башланып китте. Ярыш нәтиҗәләре буенча «Модель очышының ераклыгы» номинациясендә үз яшьтәшләре арасында беренче урынга Ильяс Мәхмүтов лаек булды. Ильяс декабрь башларында Буа шәһәрендә узган зона ярышларында да әлеге төр буенча беренче урынны яулап кайткан иде. Марсель Алиев белән Әлфис Рәкыйпов икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр. Кирилл Алексеев, Гадел Моратов һәм Игнат Ратников кебек җитезләргә дә тиңнәр булмады. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар район башлыгының Дипломнары һәм истәлек бүләкләре белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев