Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Яңа ел бизәкләре

Бәйрәмгә ныклап әзерләнә безнең халык. Нинди генә булмасын – дини бәйрәмме ул, календарьдагы бер датамы – зурлап, матурлап уздырып җибәрә белә. Ә Яңа ел инде ул бәйрәмнәр арасында аерым бер урынны алып тора.

Быел да декабрь ае башларында ук инде кайбер оешма-предприятие, йорт каршысында яңа ел бизәкләре күренә башлаган иде. Ә декабрь уртасына инде бизәлмәгән бина калмады да диярлек. Район үзәгендә яшәүчеләр, кунакка килүчеләр Төп чыршының “Чүпрәле” паркында мәһабәт булып, бизәкләнеп, тирә-якка аллы-гөлле нурлар сирпеп басып торганын күргәннәрдек. Тик, кызганыч, кар булмаө сәбәпле, әкият геройларының сыннарын гына ясау мөмкин булмады чыршы тирәсенә. Аның каравы көз айларында гына сафка баскан әкәм-төкәм формасындагы сәхнә бәйрәм гүзәленнән бер дә калыйшмый. Ул да төрле утларга күмелгән. Үзәк урамга килеп керсәң исә әкият дөньясына чумгандай буласың. Үзәәккә кадәр дә төрле парклардагы сыннар, җем-җем утлар озата төшә әле.

Әлеге сихри матурлыкны үз күзең белән күрә кирәктер, сүз белән генә тасвирлап бетереп булмас. Кыскасы, сихри матурлык эчендә каласыгыз килсә, кичке якта район үзәгеннән әйләнеп кайтыгыз!

Кече Чынлыда

Районда иң зур авылларның берсе булган – Кече Чынлыда һәр эшне зурдан кубып башкарырга күнеккән халык яши. Бу араларда аларның һәр өй алдында чыршы басып тора, һәркем бәйрәмгә үзенчә якын килеп, төрле образлар тудыра.  Андагы күңелле мәһшәрне күрергә без, “Туган як” хәбәрчеләре дә, барып килдек.

Иң башлап, быел да “Цильна” җәмгыяте директоры Барис Гафуровның авылга 350 төп чыршы-нарат үсентесе кайтартуын әйтергә кирәк. Аннан соң, өйалдын иң матур бизәүчегә бүләк әзерләгәнен. Бүләк – печән чабу җайланмасы. Бөтен яклап уйланылган – беренчедән, өйалдын бизәүче кеше авылны ямьли, үз турысында бәйрәм рухы тудыра һәм икенче яктан, авылда иң кирәкле нәрсә-  печән чапкыч ала. Кечечынлылар мал-туарны да күпләп асраучылар бит әле.

Ә бизәүгә килгәндә...Нинди генә сын, әкияти герой юк монда! Чанасына утырып, аю, бүре, күсесен ияртеп Кыш бабай белән Кар кызы да килеп бара. Өй түбәсеннән җиргә кадәр җем-җем утларга төренгән йортлар, бер сүнеп, бер кабынып торучы утлар – күрсәң күзләр камаша. Гирляндаларга төренгән чыршылар. Күк җисемнәре ай, кояш, йолдызлар да рәшәткәгә төшеп кунаклаган йортлар да бар. Үзәк урам исә ярты төндә дә инә дә табылырлык булып, гөлт итеп яктырып тора. Идарә каршындагы чыршылар күлмәк кигән дә, төрле геройлар булып килүче кунакларны “Бәйрәм белән!” “С Новым годом!” дип каршылый. Авылны керер җиргә арт объект – бозавы янында булган зур җиленле сыер кайтарып куйганнар. Бу да авылда, хуҗалыкта сөт барлыгын күрсәтеп тора. Шунда ук “Яңа ел белән! ООО “Цильна” сүзләре балкый.

Урамнар буйлап атлаганда да кая карарга белмисең – һәр якта берсеннән-берсе уздырып бизәлгән йортлар, әкият дөньясы. Барысын да карый бара-бара, сихри матурлык тудырылган йорт каршында туктала-туктала үттек. Чираттагы йорт каршына тукталганда хуҗабикә үзе дә шул тирәдә иде. Фәридә ханым өй алдында бүгенге һәм элекке тормышны чагылдырып, композиция ясаган. Монда чыршы тирәли балалар әйлән-бәйлән уйный, мичтә утын чартлап яна, шунда самовары кайный. Йорт хуҗасы һәм хуҗабикәсе дә тауда шуыган, бөйрәм иткән балаларына карап шатланышып утыра. Шунда ук юлдан арбасыннан нарат ботаклары күренеп торган КамАЗ кайтып бара. “Монысы Ринатыбыз, Хуҗа кушуы буенча нарат-чыршы төяп кайткан да, аны авыл халкына тарата”, дип шаярта хуҗабикә. Игътибар итегез, зур мич тә, сыннар да кардан эшләнгән. Карны чана белән күршедән ташыдым, ди Фәридә апа. Күрше абзый да “Бурычка гына биреп торам, явуга кертерсең”, дип әйтте ди.

Фотолента

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев