Чүпрәледә ветераннар советы эшенә йомгак ясалды
Ветераннар хәрәкәтендә иң актив катнашучыларга район башлыгының Рәхмәт хатлары да тапшырылды.
Бүген Чүпрәле районы ветераннары советының чираттагы президиум утырышы булды. Анда үтеп баручы ел нәтиҗәләренә йомгак ясалды һәм алга яңа бурычлар билгеләнде.
Район советы рәисе Роза Нәсибуллина сүзләренә караганда, таңлы вирус пандемиясе кайбер чикләүләр кертүгә дә карамастан, совет үзенең эшен билгеләнгән план нигезендә алып барган, чаралар да үзвакытында уздырылган. Утырышта катнашучы район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов та ветераннарның эшенә уңай бәя бирде.
Ветераннар хәрәкәтендә иң актив катнашучыларга район башлыгының Рәхмәт хатлары да тапшырылды. 70 яшен тутыручыларга да ихлас котлау сүзләре әйтелде. Соңыннан ветераннар очрашуны бергәләшеп бәйрәм өстәле артында дәвам иттеләр.
“Белгечлегем буенча табиб буларак та мин сезгә һәм гаиләләрегезгә бары тик исәнлек – саулык телим. Тыныч, матур тормышта озак еллар бәхетле яшәгез, янәшәгездә һәрвакыт якын кешеләрегез булсын!”,- диде Айрат Фиркатович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев