Чүпрәледә урак башланды, хәерле сәгатьтә игенче!
Беренче бөртекләрне Петр Архипов суктырды
Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсеннән “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасы игенчеләре ашлык суктыруга чыгалар” дигән хәбәрне алуга басуга ашыктык. Яңа Чокалы филиалының 133 гектарын биләгән борчак кырында комбайнчылар белән бергә агрофирманың баш агрономы Рәшит Юсуповны да очраттык.
Уракка чыгу вакыты турында сөйләшеп киткәч, баш белгеч куен кесәсеннән дәфтәрен чыгарды. Монда ул берничә елдан бирле бөтен кыр эшләренең барышын теркәп бара икән. Узган ел уҗым культуралары да булганлыктан уракка ике атна чамасы иртәрәк керешкәннәр. “Бөртеклеләрнең дымлылыгын һәрчак контрольдә тотабыз. Көннәрнең аяз һәм эссе торуы дымлылыкны тиз киметә. Кичә бу басудагы борчакның дымлылыгы 17 проценттан югарырак иде, бүген менә 15 – 16 процент чамасы гына. Көннәр эссе торганда бөртеклеләр дүрт процентка кадәр дымлылыгын югалтырга мөмкин. Тамырда да дым күп түгел. Быел бигрәк тә, чөнки көздән дә яңгырлар аз булды, җир дымга туеп кала алмады”, - дип сөйли баш агроном.
Борчакның “Ватан” сортлысын биредә берничә елдан бирле үстерәләр. Елларның нинди килүенә дә карамастан, уңышны ярыйсы гына алалар. “Вакытны кулдан ычкындырырга ярамый. Югыйсә уңышның югалуын көт тә тор”, - дип тә өстәде ул. Җиңел кулдан, дигәндәй, быел беренче ашлык суктыруны агрофирманың алдынгы комбайнчыларыннан берсе Петр Архиповка йөкләгәнннәр.
Комбайннарны уракка әзерләү конкурсында да ул район башлыгының Грамотасына һәм акчалата бүләккә лаек булган. Быел 21 нче сезонын башлый икән. Ярдәмгә үзенең абыйсы Александрны алган. Аларны “гаилә экипажы” дип тә була. Егетләр бик тырыш, уңган күренәләр. Сөйләүләренә караганда быелгы уракта да сынатырга исәпләре юк. Петрның үзенә тапшырылган техниканы саклап эшләтә белүе күренеп тора. Шуны да искәртик, быел да һәр декада саен комбайнчылар ярышына йомгак ясалачак, алдынгылар өчен материаль кысыксындыру чаралары да булдырылды. Рәсемдә: быелгы ашлыкның беренче бөртекләрен суктыручы Петр Архипов.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев