Чүпрәледә тыл һәм хезмәт ветеранын 90 яшьлеге белән котладылар
Башкарма комитет җитәкчесе Денис Сатдинов хезмәт ветеранына РФ Президентының котлау хатын тапшырды.
Бүген Чепкас-Илмәт авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Сафиулла Гыйниятуллинны 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Башкарма комитет җитәкчесе Денис Сатдинов һәм Звезда авыл җирлеге башлыгы Марина Денисова район башлыгы исеменнән бүләкләр, изге теләкләр һәм Россия Президенты исеменнән хезмәт ветераны өенә килделәр.
Данис Сатдинов Сафиулла Гыйниятуллинның 90 яшьлеге Чүпрәле халкы өчен ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы һәм районыбызның 90 еллыгы уңаеннан әһәмиятле вакыйга булып тора, диде. Ул тыл хезмәтчәненә бәхетле картлык теләде, Ватан хакына намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев