Чүпрәледә Төхвәтуллиннар кош ите җитештерү белән шөгыльләнә
“Эш башлаучы фермер” программасы буенча өч миллион сум грант откан Төхвәтуллиннар кош ите җитештерү белән шөгыльләнә
Эшләргә нияте булганнарга дәүләт төрлечә ярдәм күрсәтә. Элегрәк елларда эшне башлап җибәрү һәм тотрыклы хезмәт җәелдерү өчен дәүләт тарафыннан бирелгән миллион сумнарга кайберәүләр шикләнебрәк карады. Күбесен эшнең ничек барып чыгачагы шомга салды. Ә менә Төхфәтуллиннар гаиләсен авырлыклар куркытмый. Чөнки, Фәнис тә, Резидә дә авылда туып, хезмәт белән тәрбияләнеп үскән кешеләр.
–Гомумән, без 2010 елдан бирле инде казлар үстерү белән ныклап шөгыльләнәбез. Эшебезне берничә дистә баш каз үстерүдән башлаган идек. Узган ел 500 баш алып үстердек. Быел инде профессиональ дрәҗәдә шөгыльләнергә исәп тоттык. Шушы максатта республика конкурсында катнашып, өч миллион сумлык грант иясе булдык. Каз үстерү бит ул татарларга аеруча хас. Милли үзенчәлек булуы өстенә, яхшы ук диярлек табыш та китерә,- дип сөйли Резидә ханым.
Гаилә узган ел Яңа Чүпрәленең көнчыгыш ягындагы киң болынлыктан бер гектар җир участогы алган булган. Грант отып казларны өч мең башка җиткерергә булгач, район башлыгы Марат Гафаров әлеге фермер хуҗалыгына тагын өч гектар җир алырга тәкъдим иткән.
– Казлар үстерә торган безнең фермер хуҗалыгы табигатьнең гаҗәеп матур почмагына урнашкан. Хәтфәдәй яшел болынлыкны урталай бүлеп саф сулы елга ага. Казларга су кирәк, алар – су кошы. Менә биналарны ясарга керештек. Алар кышкы һәм җәйге булачак. Монда казларны ашату- эчертү жиһазлары да куелачак, эшчеләргә ял итү бүлмәсе дә булачак,- ди Фәнис.
Төзелеш эшләре тәмамлангач, өч мең казны кайтарачаклар. Акчаны инде Марий - Элдагы фирмага түләп тә куйганнар. Быел “Төхфәтуллин Ф.” крестьян-фермер хуҗалыгы 12 тонна каз ите җитештереп сатуны планлаштыра. Каз түшкәләрен районнан тыш, Казан, Сембер шәһәрләрендә дә бик теләп алалар икән. Элек тә базарларда каз түшкәләре белән сәүдә иткәнлектән, үз сатып алучылары да барлыкка килгән. Казларны алар махсус рацион буенча ашаталар. Шуңа күрә түшкәләр дә соклангыч була.
Казларның эче-башы күз ачып йомганчы сатылып бетә, халык бик яратып ала, диләр. Мамыкларын сату мәсьәләсен дә хәл иткәннәр. Аларны Ростов шәһәреннән килеп алалар.
– Шушы кадәр казны ничек эшкәртеп бетерәсез? - дип кызыксынам алардан.
– Безнең 15 – 16 кешебез бар. Бик белеп, чиста эшлиләр. Рәхмәт аларга,- ди Резидә.
Фермерлар алга таба үз эшчән-лекләрен тагын да киңәйтергә уйлыйлар. Чаллы кошчылык фабрикасы белән сөйләшүләр алып барганнар. Йомырка сала торган 500 баш тавык кайтармакчылар. Аларның йомыркаларын да сатуга чыгарырга планлаштыралар. Монысы якын киләчәктә, әлбәттә.
– Районда күпләп каз үстерүчеләр тагын да бар. Бер-берегезгә конкуренция тудырмыйсызмы, - дип тә сорадым.
– Юк, киресенчә, без киңәшләшеп, ярдәмләшеп, тәҗрибә уртаклашып эшлибез, - диделәр.
– Без теләсә нинди эшне дә булдырабыз. Хәзер җаның ни тели, шуны эшлә–ашлык үстерәсеңме, мал симертәсеңме, сыерлар савасыңмы, кош -корт үрчетәсеңме, сарык -кәҗә, атлар асрыйсыңмы, умарта тотасыңмы... – рәхәтлән, бөтен мөмкинлек бар. Без казлар алып үстерергә булдык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев