Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә әти-әниләр БДИ тапшырды

Сынау имтиханында 13 ата-ана катнашты, имтихан тус теленнән узды.

1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә  әти-әниләр Бердәм дәүләт имтиханы тапшырдылар.  Чара  “Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру бердәм көне” кысаларында үтте.

–Быел әлеге Бөтенроссия акциясе бишенче тапкыр уза. Акция мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тарафыннан оештырыла.  Чыгарылыш имтиханы, аеруча БДИ ныклы белем, психологик яктан әзер булуны  таләп итә. Шуңа да әлеге чараның төп максаты - әти-әниләрне Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру процедурасы белән таныштыру тора.  Билгеле, имтиханнар аша шәхсән узган әти-әни өчен бу хисләрне үзләре дә кичереп, балаларын да киңәшләре, сүзләре белән тынычландыра алачак,  эчке күңел халәтен ныгытуда ярдәм итә ала, - ди район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Халитов.

Акция Роспотребнадзор таләпләре нигезендә, барлык кагыйдәләрен үтәп башкарылды. Әти-әниләр термометрия аша тикшерүе  уздылар, кулларга санитария үткәрелде, һәркем медицина битлегеннән иде,  дистанция дә сакланды.

Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруның исә үз кагыйдәләре, алар да үтәлде. Нәкъ балалар  кебек үк әти-әниләр барлык шәхси әйберләрен калдырып, металлодетектор аша уздылар.

Район мәгариф бүлеге методисты Фәния Низамова имтихан барышында ничек контроль алып барылуы,  имтихан материалларының ничек бастырылуы һәм соңыннан ничек итеп тикшерелүе, эшкәртелүе турында сөйләде. Оештыручылар документларны дөрес итеп тутыру тәртибен аңлаттылар.

Шуннан соң әти-әниләр  тест биремнәрен башкаруга  керештеләр. Дөрес, аларга БДИ биремнәренең кыскартылган варианты гына тәкъдим ителде. Барлык биремнәрне башкаруга 40 минут вакыт бирелде.  Сынау имтиханында 13 ата-ана катнашты, имтихан тус теленнән узды.

– Минем кызым быел 11 нче сыйныфны тәмамлый. Билгеле тест биремнәре минем өчен берникадәр авырлык тутырды. Мәктәпне тәмамланган да шактый еллар узган бит. Фикерләремне туплый алмый утырдым бер ара. Өлгермим дип курыктым. Балалар үткәрәчәк хис-кичерешләр белән танышу без, әти-әниләр өчен дә бик файдалы булды, -ди Кече Чынлыдан Гөлназ Хафизова.

Ә менә Яңа Элмәледән Людмила Утеева Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру белән күптәннән  таныш булып чыкты. Быел аның өченче баласы-кызы урта мәктәпне тәмамлый. Шулай булса да, әлеге сынау аша кабат узарга теләк белдергән.

–Быел өченче тапкыр Бердәм дәүләт имтиханнары тапшырабыз,-ди ул. Әмма һәрвакыт беренче тапкыр сынау узабыз сыман. Шул ук дулкынлану хисләре, курку кичерешләре биләп ала. Ни генә булса да, әйбәтләп  әзерләнсәң, тапшырып була торган имтихан дип уйлыйм, бары тик тырышып укырга гына кирәк.

Агымдагы елда 11 сыйныфны 109 укучы тәмамлый, шуның 87се  БДИ тапшыра.

2021 елда бердәм дәүләт имтиханы тапшыру көннәре:

Төп чор - 31 майдан 2 июльгә, өстәмә чор - 12 июльдән 17сенә кадәр.

31 май - география, әдәбият һәм химия;

3 һәм 4 июнь - рус теле;

7 июнь - профильле математика;

11 июнь - тарих һәм физика;

15 июнь - биология;

18 июнь - чит телләр (язма);

21 һәм 22 июнь - чит телләр (телдән).

24 һәм 25 июнь - информатика.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев