Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Татарстанда дәүләт телләре турында Законның үтәлешен тикшерделәр

Республикада законның үтәлеше буенча  даими  эш алып барыла.

Чүпрәледә оешма, предприятие,  кибетләрдә урнаштырылган элмә такталар, урам, авыл, елга исемнәре ике дәүләт –русча һәм татарча язылганмы? Грамматик хаталары юкмы, тәрҗемәсе дөресме? Районда  “Татарстан Республикасында дәүләт телләре турында Закон”ның үтәлеше бүгени комиссяи тарафыннан тикшерелде.

Район үзәгендә дәүләт бюджет оешмаларының исемнәре, аларның эш вакыты нигездә татарча да, русча да язылган. Урам исемнәре күрсәтелгән элмә такталар да икетеллелекне күздә тотып эшләнгән, алай гына да түгел, җирле үзенчәлекне исәпкә алып, чуваш телендә дә язылган.  Билгеле, закон таләбенең үтәлүе, дәүләт телләренә  хөрмәт күрсәтелүе сөендерә. Шулай да, кимчелекләр дә юк түгел. Аларны дөрес кабул итә белү, вакытында дөресләү бурычы куелды комиссия әгъзалары тарафыннан.

Республикада законның үтәлеше буенча  даими  эш алып барыла. Фәннәр Академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты элмә такталардагы текстларны тикшерү, бәя бирү өчен җаваплы оешма итеп билгеләнде. Районга килүче комиссия составында да нәкъ менә әлеге институт  хезмәткәрләре Эльвира Сафина, Ринат Сәфаров һәм Ләйлә  Дәүләтшина бар иде. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов җитәкләп йөрде.

Комиссия игътибарына район белем бирү  учреждениеләрендә туган телләрне укыту,  милли үзенчәлекләргә игътибар бирү мәсьәләләре дә тәкъдим ителде. Кунаклар татар теле мохите хөкем сөргән Кече Чынлы урта мәктәбендә укучыларның милли традицияләр нигезендә белем, тәрбия алулары белән таныштылар, мастер-класслар карадылар. Шулай ук, район халкының яртысын диярлек тәшкил иткән чуваш милләтле балалаларга үз ана телләрендә белем, тәрбия алуларын Алешкин-Саплык балалар бакчасында күзәттеләр. Биредә балалар белән милли бәйрәм –“Акатуй” үткәрделәр, уен-җырларын, күңел ачуларын тәкъдим иттеләр.

Район мәдәният йортында исә комиссия әгъзалары үзәкләштерелгән китапханә системасының фондын карадылар.  Җирле “Ак калфак”, татар, чуваш, рус оешмаларының эшчәнлеге белән таныштылар., 1 номерлы "Кояшкай" балалар бакчасында булдылар.

Район оешма, предприятие, кибет, урамнарны күзәткәннән соң, эшкә нәтиҗә ясап, түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды. Анда  туган телләрне саклау буенча эш тәҗрибәсе белән белем бирү учреждениеләре вәкилләре : «Чуваш Бизнәсе башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы " директоры Галина Кудряшова, Кече Чынлы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльвира Низамова чыгыш ясады.  Районда яшәүче халыкның мәдәнияте, гореф-гадәтләренең мәдәни чараларда чагылышы хакында район мәдәният йорты директоры Руслан Шәрәфетдиновның чыгышы тыңланды.

Комиссия үз чиратында район күләмендә “Татарстан Республикасында дәүләт телләре турында Закон”ның үтәлешенә уңай бәя бирделәр.

-Күренеп тора, бу уңайдан эш алып барыла, проблеманы аңлау, аларны чишү юлларын эзләү бар-шунысы бигрәк куандыра. Татар һәм чуваш халкы дус яши биредә, анысы да шалыклы. Ә иң мөһиме-район җитәкчелеге үз тарихын барлау, шәхесләрен, җирле үзенчәлекләрен саклау, үстерү, яшь буынга җиткерү өстендә өстенлекле эш алып бара. Бу юнәлештә Чүпрәле районы энциклопедиясе булдыру иң үрнәк мисалларның берсе булып тора. Димәк, киләчәгебез өметле, дигән сүз,-диде Ләйлә Дәүләтшина.

Комиссия вәкилләре,  шулай ук, институт базасында тәрҗемәләргә анализ ясау бүлеге эшләвен белдерделәр. Теге яки бу четрекле мәсьәләләр килеп чыккан очракта, һәрвакыт хезмәттәшлек итүгә ачык булуларын әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев