Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Татар Төкесе авылы халкы кибетле булды

Татар Төкесе авылында яшәүчеләр өчен барлык кирәкле булган көндәлек товарлар янәшәдә-бер адымда гына булачак.  Авылда модульле кибет ачылды.

Заманча сәүдә павильоны республика программасы буенча кыска вакыт эчендә төзелде. Программа Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2017 елдан бирле гамәлгә ашырыла.

«Авыл кибете» республика программасын гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле Татарстанда 97 модульле кибет сафка баскан. Кибетләр «Татпотребсоюз»ның  районнардагы җирле кооперацияләр карамагына тапшырыла.

Татар Төкесе авылында ачылган кибет Чүпрәле районында  дүртенчесе. Моңа кадәр объектлар Иске Ишле, Татар Шатрашаны, Яңа Чокалы авылларында барлыкка килде.

Тантаналы ачылышта мөхтәрәм кунаклар арасында район башлыгы Марат Гафаров һәм «Татпотребсоюз» идарәсе рәисе урынбасары Руслан Шәймәрданов та бар иде.

–Татар Төкесе авылында 97 кеше яши. Аз санлы булса да, биредә социаль әһәмияткә ия объектлар  төзелә. Күптән түгел ФАП ачылдыр, хәзер менә кибет. Киләчәктә шулай ук авыл мәдәният йорты төзергә исәплибез. Болар барысыда халык мәнфәгатьләрен күздә тоткан  республика программалары, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән торгызыла. Районда киләчәктә тагын шундый 10 кибет төзү планлаштырыла,-дип билгеләп үтте район башлыгы Марат Гафаров.

Руслан Шәймәрданов:

Татарстанда агымдагы елда 16 модульле кибет төзү планлаштырылды, шуларның берсе менә Татар Төкесе авылында.  Без һәрвакыт техник характеристикаларны яхшырту, кибетләрнең сыйфатын булдыру  өстендә эшлибез. Елдан-ел аларның халык өчен күпкә уңайлы булуын күзәтәбез. Әлеге объект  кибет буларак кына күзалланмасын иде, ул авыл халкы өчен аралашу, бергә очрашу урыны да булсын иде.

Авыл халкы исеменнән Нурулла Шәрәфетдинов рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул яңа объектның ачылуына бик шат булуларын билгеләп үтте. "Һәр көн өйдә нәрсә дә булса кирәк. Авылда яшьләр генә түгел, авылдан читкә чыгып керү авыр  булган картлар да яши. Хәзер инде  йөрергә туры килмәячәк — иң кирәкле әйберләрне яңа сәүдә ноктасы киштәләрендә табып булачак. Шундый бүләк ясаганнары өчен җитәкчеләргә рәхмәт", - дип билгеләп үтте авыл өлкәне..

Кибеткә керү юлындагы ал тасмалар киселгәннән соң, Рәмзия Шәрәпова беренче сатып алучыларын кабул итте. Иң беренчеләрдән булып, имам-хатыйб Хәмзә хәзрәт Садыйков ипи һәм чәйгә төрле тәм-томнар алды. Бар әйбернең дә сыйфатлы, яңа булуын әйтте. Киләчәктә исә сәүдә павильонын азык-төлек товарлары белән Илнар Сәгъдиев тәэмин итәчәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев