Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә ТАССРның 100 еллыгында туган 100нче баланы хөрмәтләделәр

Район ГХАТ бүлегендә 100нче булып теркәлгән сабыйны тәбрикләделәр

 Яңа Чүпрәледә яшәүче Гөлназ һәм Ранис Латыйповлар гаиләсендәге әлеге сабый  ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү елында 100нче бала булып  туды. Шулай итеп, Зәлинә Латыйпова  ТАССРның 100 еллык юбилее елында 100нче сабый булып район елъязмасына кереп калды.

Районыбыз өчен 100нче сабый булса да, Латыповлар  өчен ул - беренче бала. Балага Залинә дип исем биргәннәр.  Ул “алтын” дигәнне аңлата. Гомумән Зәлинә исемле кыз балалар –иҗади шәхесләр.

Бәхетле әти-әнине  район башлыгы Марат Гафаров котлады.

–ТАССРның 100 еллыгы билгеләп үтелүче  2020 елда районда 100нче бала булып туган Зәлинә әлегә үзенең юбилейлы бала булуын белмидер, әмма бу районыбыз, республикабыз өчен дә олы вакыйга. Шундый искиткеч әти-әнисе барында Зәлинә һичшиксез бәхетле бала булыр, киләчәктә  уңышлары һәм казанышлары белән сөендерер дип ышанам, - диде Марат Гафаров изге теләкләрен җиткереп.

Район башлыгы Латыйповларга “ТАССР төзелүгә 100 ел” медале  белән Котлау хаты,  бүләкләр җыелмасы,  чәчәк бәйләме тапшырды.

Гөлназ белән Ранис Латыпов үткән ел гаилә корган иделәр. Гаилә башлыгы Ранис  Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлегенең оператив эш буенча полиция начальнигы урынбасары булып эшли. Ә Гөлназ – район үзәк хастаханәсендә медицина хезмәткәре.

– Без бик бәхетле. Бүгенге тантана Зәлинәбезнең  беренче “казанышы”. Алдагы гомере дә шулай уңышлы булсын иде кызыбызның, -диделәр Латыйповлар, рәхмәт белдереп.

Район ГХАТ  бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел районыбызда 60 кыз һәм 48 ир бала дөньяга килгән.

Әти-әниләр балаларына күбрәк Милана, Кира, Ксения, Мирослава, Ясмина, Ева, Аделя, Ульяна, Валерия, Амина, Арина, Адель, Артём, Раян, Марк, Арсений дигән исемнәрне кушканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев