Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә тагын тугыз егетебезне армиягә озаттык

Егетләр ил сакларга китә

Алар арасында Дмитрий Арисов (Уби), Сергей Волков (Иске Чүпрәле), Айдар Исхаков (Иске Шәйморза), Максим Ижегеров (Яңа Уби), Игорь Колпаков (Чуваш Чүпрәлесе), Андрей Карсаков (Яңа Элмәле), Александр Мискин (Яңа Элмәле), Александр Нестеров (Борындык станциясе) һәм Петр Романов (Чуваш Чүпрәлесе) бар иде.

Хәрби хезмәткә чакырылучылар вәзгыятькә бәйле рәвештә, авыз-борыннарын битлек белән каплаган. Ә күзләреннән кыюлыклары күренеп тора. Автобуска утырыр алдыннан булачак солдатларга Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, запастагы медицина хезмәте капитаны Айрат Җәлалов һәм Чуваш Чүпрәлесе авылы җирлеге башлыгы Виталий Землемеров яхшы хезмәт итүләрен теләделәр һәм нинди генә хезмәткә алынсалар да сынатмаячакларына ышаныч белдерделәр. Егетләр утырган йомшак автобус нәкъ 4 сәгать 30 минутта Чүпрәле районыннан Казанга кузгалды.  Алда – өч сәгатьлек юл, аннан алар частьләргә – хезмәт итү урыннарына таралачак. Уңышлар сезгә, егетләр!

Киләсе озату 16 ноябрьдә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев