Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Сугыш хатын-кыз йөзле түгел: Чүпрәледә Валентина Калачева белән очрашу узды

Татарстанда  «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...» («У войны не женское лицо…») республикакүләм социаль-гуманитар проектына старт игълан ителде.

Проектны хатын-кыз депутатларның «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе оештыра.  Яңа проект Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Аның төп максаты – Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм тылда хезмәт куйган хатын-кызларның, сугыш чоры балаларының батырлыгы турында хәтерне саклау.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасында Бөек ватан сугышында катнашкан һәм аларга тиңләштерелгән 458 хатын-кыз яши.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, әлеге проект кысаларында  Уби авылында яшәүче сугыш ветераны Калачева Валентина Петровна белән очрашу оештырылды.

Ветеран белән очрашуга район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, РЭС Челтәр компаниясе җитәкчесе А.Ф. Низамов һәм авыл җирлеге башлыгы Александр Ярухин килделәр.

Калачева Валентина Петровна 1 ноябрь көнне Чүпрәле районы Уби авылында туа. Уби җидееллык мәктәбен һәм Хорновар-Шигали урта мәктәбен тәмамлый. Уби мәктәбендә укытучы булып эшли.

1942 елның 20 маенда Валентина Петровнага фронтка повестка килә. Ул Көнбатыш фронты унынчы армия  96 нчы гвардия укчылар полкына эләгә. Полкта машинистка  хезмәте үти, фронт өчен кирәкле документлар бастыра.

1944 ел башында Валентина Петровна «Сугышчан казанышлары өчен» медале белән бүләкләнә. Бүләкләр арасында шулай ук  “II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Германияне җиңгән өчен" медале дә бар.

Валентина Петровна 1952 елда Буа шәһәренә күченә, интернатта укытучы булып эшли.

Бүгенге көндә ул үзенең туганы Аюгина Ираида Константиновна белән көн күрә.

Мин салкын көннәрне дә, ачлыкны да, иптәшләремнең үлемен дә, бомбага тотуларны да, яралануларны да кичердем", – дип Валентина Петровна үзенең көндәлегенә язып куйган.

 «Сугышта катнашучылар белән аралашуның һәр мизгелен кадерләргә кирәк, алар исән чакта без сугыш турындагы истәлекләрне язып калырга тиешбез. Кызганычка каршы, Чүпрәле районында алар бишәү генә исән калды»,– дип билгеләп үтте Алексей Ярухин.

Кунаклар ветеранга сәламәтлек, озын гомер теләделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

«Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...» («У войны не женское лицо…») проекты 2020 елның 1 февраленнән 2021 елның 2 октябренә кадәр өч этапта гамәлгә ашырыла.  Әлеге проект кысаларында сугыш чорында хатын-кызларның батырлыгын данлаган чаралар үткәреләчәк, парламентта һәм башкарма хакимият органнарында эшләүче хатын-кызлар сугышта катнашкан хатын-кызлар, фронтовик толлары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балаларының өйләренә барып, аларга кирәкле ярдәмне күрсәтәчәк. Моннан тыш, «Хөрмәтле ветераныбыз» акциясе дәвам ителәчәк, фотокүргәзмәләр, балалар иҗат эшләре конкурслары уздырылачак, гаилә архивлары материаллары муниципаль һәм дәүләт архивларына тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев