Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә сугыш ветераннарына Тимур Шәймиев исеменнән бүләкләр тапшырылды

Бүгенге көндә районда ике  Бөек Ватан сугышы ветераны яши.

Бүген, 27 апрель көнне, Бөек Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Чүпрәле районы Бөек Ватан сугышы ветераннарына азык-төлек җыелмалары тапшырылды.

Бүгенге көндә районда ике  Бөек Ватан сугышы ветераны яши.

Бөек Ватан сугышы ветераннарының берсе Әнвәр Фәхретдинов Иске Шәйморза авылында яши. Шулай ук бердәнбер хатын-кыз-ветеран Валентина Калачева Уби авылында яши. 

Бүләкләр «МНКТ» ҖЧҖ идарәче директоры Тимур Шәймиев исеменнән тапшырылды. «МНКТ» җәмгыяте вәкиле Ирина Иванова билгеләп үткәнчә, алар инде өченче ел Җиңү көне алдыннан бүләкләр тапшыралар икән.

-Беренче елда без бу проектны нәкъ менә Чүпрәле районыннан башладык. Бу 2019 елда  иде. Узган ел пандемия булу сәбәпле, бүләкләрне районнарга җибәрдек кенә. Быел исә хөрмәтле өлкәннәребезнең барысын да шәхсән үзебез котларга  булдык.  15 апрельдән барлык районнарны йөреп чыга башладык, республика буенча 9 майга кадәр шундый 600-дән артык бүләк биреләчәк, - дип билгеләп үтте ул.

«МНКТ» ҖЧҖ идарәче директоры Тимур Шәймиев исеменнән бүләкләрне Бөек Ватан сугышы ветераннары гына түгел, ә элеккеге концлагерь тоткыннары, Ленинград блокадасы тоткыннары, сугыш инвалидлары да алачак.

Ветераннарга бүләкләр «Кайгырту» үзәге мөдире Илгизәр Вафин һәм авыл җирлекләре башлыклары белән бергә нык сәламәтлек һәм иминлек теләп тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев