Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә сайлау участоклары тавыш бирүгә әзер

Сайлаулар 11, 12 һәм 13 сентябрь көннәренә билгеләнгән.


-Чүпрәле районында алдагы сайлауларга әзерлек югары дәрәҗәдә оештырылды. 36 сайлау участогының һәркайсы бүген үк сайлаучыларны кабул итәргә әзер. Хәзер аларда сайлау комиссиясе әгъзалары кизү тора. Районда 164 сайлау округы буенча депутатлыкка 200 кандидат теркәлде. Бу сайлауларда без Татарстан Республикасы Президентын һәм авыл авыл җирлекләренә 164 депутат сайларга тиеш булабыз, - ди Чүпрәле районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Илгизәр Вафин.
Аның сүзләренә караганда, тавыш бирү өчен барлык биналар ведомствоара комиссияләр тарафыннан янгын хәвефсезлеге һәм террорчылыкка каршы якланганлык предметына тикшерелгән. Таҗлы вирус пандемиясен исәпкә алып, сайлау участокларын ачу алдыннан, барлык биналарда дезинфекция чараларын кулланып, генераль җыештыру уздырырга ниятлиләр. Шул ук вакытта ишек тоткалары, өстәлләр кебек гомум файдаланудагы урыннарга һәм өслекләргә аерым игътибар биреләчәк. Сайлау комиссияләренең барлык әгъзалары һәм тавыш бирүдә катнашучылар битлекләр һәм башка шәхси саклану чаралары белән тулысынча тәэмин ителгән. Сайлаулар өч көн – 11, 12 һәм 13 сентябрь көннәренә билгеләнгән. Шуңа күрә участокларны дезинфекцияләү эше көн саен үткәреләчәк. Моның өчен сайлау комиссияләре әгъзаларының эш урыннарын, тавыш бирү кабиналары, технологик җиһазларны дезинфекцияләү өчен технологик тәнәфесләр каралган. Моннан тыш, сайлау участокларына кергәндә контактсыз термометрлар белән гражданнарның температурасы үлчәнәчәк, сайлаучыларга бер тапкыр кулланыла торган битлекләр, перчаткалар һәм ручкалар таратылачак. Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышында Бөтенроссия тавыш бирү көнендә җәмәгатьчлелек иминлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән чаралар каралды.

Бу уңайдан РФ Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Рөстәм Мөхәммәтҗанов чыгышы тыңланды. Ул гадәти көннәрдән тыш, сайлау вакытларында аеруча сак булырга чакырды.
Шикле кешеләр күренгән яисә террочылык белән янау куркынычы булган очракта кичекмәстән 102 (02), 2-20-45 номерлы телефоннар буенча дежурныйга хәбәр итүне сорады. Исегезгә төшерәбез, әлеге телефоннарны хулиганлык максатларында файдаланган очракта җәзага тарту каралган.
Сайлау участоклары иртәнге сәгать 8 дән үз ишекләрен ача.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев