Чүпрәледә санитар икеайлык барышында өмәләр оештырылачак
Татарстан Республикасында, шул исәптән Чүпрәле муниципаль районында 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-чистарту буенча икеайлык игълан ителде.
Бу хакта 26 март көнне Татарстан Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков хәбәр итте. Аның сүзләренчә, икеайлыкны уздыру чорында барлык күзәтчелек органнарына үз вәкаләтләре кысаларында закон таләпләрен бозуларны ачыклау буенча эшне көчәйтергә кушыла. Шуны да искәртик, закон бозуларны ачыклау максатында авиа очышлар ярдәмендә күзәтү оештыру, тимер юл һәм аның янындагы территорияләрне карап әйләнү, халык белән актив эш алып бару планлаштырылган. Шушы максаттан районда, авыл җирлекләрендә санитар - чистарту икеайлыгы вакытында эшнең барышына контрольлек итү өчен оператив штаб булдырылды. Икеайлык кысаларында урамнарның, каралты-кураларның, чисталыгы, ишегалды территорияләренең, балалар мәйданчыкларының, шәхси торак секторның, гараж кооперативларының, гражданнарның күпләп ял итү урыннарының тәртипкә китерелүе тикшереләчәк. Шуңа да үз территорияләрегезне чүп-чардан арындырыгыз, дип әйтәсе килә. Капка алдыгыздагы күптән кайткан төзелеш материаллары булса, аны алып куярга кирәк. Юкса, штрафлар күләме бик саллы. Татарстан Республикасы Законының 3.6 мәддәсе нигезендә, кагыйдәләрне бозучыга кисәтү яки гражданнарга – 2000 сумнан 3500 сумга кадәр, вазифаи затларга -15000 сумнан 30 меңгә, юридик затларга 200 меңнән 500 меңгә кадәр штраф каралган. Хокук бозу кабатланган очракта административ штраф күләме арта. Ул, категориягә карап, 3500-5000 сум, 30 000-50 000 сум, 50 0000 сумнан бер миллион сумны тәшкил итә. Транспорт чарасын яшеллек зонасына, балалар һәм спорт, шулай ук йорт янындагы хуҗалык мәйданчыкларына куйган өчен дә штрафлар зур. Гражданнарга – 2000 - 3500 сум, вазифаи затларга – 5000 - 20000 сум, юридик затларга – 50 000 һәм 100 000 сум каралган.
Үткән еллардагы рейдлар нәтиҗәсеннән чыгып шуны да искәртик, төзелеш алып барасыз икән, капка алдыгызда яңа гына кайткан төзелеш материаллары булса, авыл җирлегеннән төзелеш алып баруыгыз хакында белешмә алып куярга кирәклеген онытмагыз.
Санитар икеайлык барышында районда чәршәмбе һәм шимбә өмәләре ясалачак. Аның барышында предприятиеләр, оешма һәм учреждениеләр чүп чыгару өчен техника белән тәэмин ителәчәк. Икеайлык вакытында агачлар һәм куаклар утырту да планлаштырылган. 1 майга кадәр аларның урыннары билгеле булачак. Санитар-экологик икеайлыкны үткәрү планында “Роспотребнадзор” Идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Буа территориаль бүлеге начальнигы Артур Хәсәновка һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы Рөстәм Мөхәммәтҗановка территорияләрне төзекләндерү һәм санитар-экологик кагыйдәләрне тупас бозучыларны ачыклау буенча җирлек башлыкларына ярдәм итәргә кирәклеге дә әйтелә.
Гомумән, район халкы санитар чистарту эшенә җитди карар дип ышанасы килә. Территорияләребезне чиста тоту – һәркайсыбызның уртак бурычы!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев