Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Россия Кораллы көчләре сафларына хәрби хезмәткә озату дәвам итә

​​​​​​​Танатнада, гадәттәгечә, район хакимияте вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, һәм, әлбәттә инде, булачак солдатларның әти-әниләре, дуслары һәм якыннары катнашты.

Әле шушы көннәрдә генә Иске Чүпрәле авылындагы П.В. Дементьев исемендәге хәрби техника паркыннан Шланга авылы егете Рамил Әхмәтшин, Иске Элмәледән – Роман Волков, Иске Чокалыдан – Илназ Идрисов, Яңа Убидан – Алексей Матросов, Чуваш Бизнәсе авылыннан Алексей Шилаков, Коршанга Шигалидан – Никита Афанасьев, Матактан – Николай Кузьмин һәм Иске Убидан Дмитрий Петровны тантаналы төстә озатып җибәрдек.

Танатнада, гадәттәгечә, район хакимияте вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, һәм, әлбәттә инде, булачак солдатларның әти-әниләре, дуслары һәм якыннары катнашты. Бүгенге малайларның әлегә мыеклары да, киң җилкәләре дә юк, әмма кыюлыкның тышкы билгеләре күренеп тора. Ватанны сакларга китүчеләр алдында район башкарма комитеты җитәкчесе, чакырылыш комиссиясе рәисе Данис Сатдинов, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәләлов солдатларга хәерле юллар теләп мөрәҗәгать иттеләр, хезмәт тәмамланганнан соң, һичшиксез, кече Ватанга әйләнеп кайтырга чакырдылар.

Якташларыбызга кайда бурыч бирергә туры киләчәге республика хәрби комиссариатының “Патриот” җыелма пунктында ачыкланачак. Нәкъ менә шунда егетләрне гаскәрләргә таратачаклар. Аларны төрле хәрби частьлар көтә. Озату җырлар белән үрелеп барды.
...Автобус кузгалырга берничә минут калды. Егетләр туганнары, танышлары, якыннары, дус кызлары белән саубуллаштылар. Алар бер-берсенә «очрашканчыга кадәр» диделәр. Күрешүләр насыйп булсын, егетләр! Без сезне көтәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев