Чүпрәледә балалар өчен район башлыгының Чыршы бәйрәме узды
Covid-19 шартларында чарада барлык шартлар да үтәлде.
Чүпрәле районы мәдәният йортында район Башлыгының традицион Яңа ел чыршысы булды.
Бәйрәмгә уку отличниклары, олимпиадаларда, төрле конкурсларда, спорт ярышларында җиңүчеләр һәм призерлар, иҗтимагый тормыш активистлары, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, мөмкинлекләре чикле балалар чакырылган иде.
Бәйрәмгә килгән балаларны район башлыгы Марат Гафаров котлады
–Сез безнең ышанычыбыз. Төрле олимпиадаларда, конкурсларда, спорт ярышларында районыбыз данын лаеклы яклавыгыз өчен сезгә зур рәхмәт. Сезгә киләчәктә дә төрле чараларда активлык күрсәтүегезне, укуыгызда һәм алга таба тормышыгызда уңышлар телим. Яңа елда сезгә бәхет һәм уңышлар һәм барлык теләкләрнең тормышка ашуын телим, - дип билгеләп үтте район башлыгы.
Ә балалар өчен күңел ачу программасы әзерләнгән иде. Быел ул аеруча актуаль теманы яңа коронавирус авыруын колачлаган иде һәм «Вирус һәм Айболит» дип исемләнгән иде.
Явыз сихерчеләрнең, коронавирусның тырышлыгына карамастан, игелекле табиб Айболит шулай да явыз инфекцияне җиңә алды. Ә аңа бу эштә балалар ярдәм итте.
Covid-19 шартларында чарада барлык шартлар да үтәлде. Ә соңыннан балаларга татлы бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев