Чүпрәледә «П.В. Дементьев исемендәге агрофирма» “Чистополье” агрохолдингы составына күчә
"Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасы үз эшчәнлеген районда 2011 елда башлаган иде.
Без, чүпрәлеләргә, агрофирманың “Ак Барс- Чүпрәле” дигәне дә яхшы таныш. Анысы безнең җирлектә 2011 елда эшли башлаган, ягъни элгәрегесен алыштырган иде. Соңгы елларда ул “П.В.Дементьев исемендәге” агрофирма белән берләште һәм шушы исем белән атап йөртелә дә башлады (агрофирмада 717 кеше эшли дип исәпләнә). Исеменә карап кына җисеме үзгәрми дигәндәй, нинди исем белән генә аталып, директорлары үзгәреп торса да, агрофирманың хуҗасы – “Ак Барс” холдинг компаниясе булып кала бирде. Һәм менә шул көн килеп җитте – Чүпрәле җирлегендә хәзер “Ак барс” холдинг компаниясен “Чистополье” исемлесе алмаштырачак. Шушы көннәрдә генә Зур Аксу авылы мәдәният йортында яңа җитәкчелекнең иске кадрлар белән очрашуы булды. Очрашуга район башлыгы Марат Гафаров җитәкчелек итте.
“Чистополье” ниләр вәгъдә итә?
Әйтергә кирәк, авыл хуҗалыгы өлкәсендә әлеге холдинг яңа булса да, аның инде эш нәтиҗәләре бар – ул Чистай һәм Аксубай районнарында уңышлы гына эшләп килә. Холдинг авыл хуҗалыгы өлкәсенә бик зур инвестицияләр белән килгән – кырларда иң яңа чит ил техникалары эшли, иң алдынгы технологияләр кулланыла. Очрашу вакытында “Чистополье” агрофирмасының генераль директоры Гомәр Закиров моны ассызыклап:
Без язын гына да 300 млн. сумлык инвестицияләр кертергә җыенабыз, ә еллык инвестицияләр 800 млн. сумнан артып китәчәк, -диде. – Болар инде техникалар, ашлама һ.б.
Генераль директор сүзләреннән аңлашылганча, алар эшне ике юнәлештә – үсемлекчелек һәм терлекчелек өлкәсендә җәелдерергә планлаштыралар. Үсемлекчелектә кукуруз, рапс, соя, көзге бодай культуралары үстермәкчеләр. Алдагы агрофирманың эш алымыннан аермалы буларак, бер культура зур-зур массивларны билиячәк.
Язгы чәчүдә 3 мең гектарда сабан культуралары игәргә, 7 мең 500 гектарда көнбагыш чәчәргә планлаштырабыз. Калган барлык җирләр дә көзлеген чәчү өчен әзерләнеп куелачак, - ди Гомәр Закиров.
Терлекчелек өлкәсенә кагылып, генераль директор, бер савым сыеры 30 литрга якын сөт биргәндә генә куелган чыгымнарны аклавы турында әйтте. Ә үзләре иске агрофирмадан кабул итеп ала торган малларның хәле, сыйфаты, кызганычка каршы, бик үк яхшы түгеллеген белдерде.
Ул, шулай ук, хезмәт һәм эшләгән өчен түләү шартлары турында да сөйләде.
Очрашуга авыл җирлеге башлыклары да чакырылган иде. Билгеле инде, алар үз территорияләрендәге халыкны борчый торган сорауларны бирделәр. Чуваш Чүпрәлесе авылы җирлеге башлыгы Виталий Землемеров, мәсәлән, халыкның пай җирләрен арендалаган өчен түләү суммасы белән кызыксынды. Моңа каршы Гомәр Закиров әлегәчә эшләгән якларында бер гектар өчен бер мең сум түләүләре һәм акчалата исәп-хисап ясаулары турында белдерде. “Бу якта да шулай булыр, дип уйлыйбыз”, диде.
Шланга авыл җирлеге башлыгы Илдар Якупов агрофирманың КФХна мөнәсәбәте ничек булачагы турында сорау бирде. “Әлегә кадәр ничек эшләгән булсалар, шулай дәвам итәчәкләр, ә җирләре инде ниндидер сәбәпләр белән безнең җирләр эчендә туры килә икән, ул вакытта да якларның уртак бер фикергә килүенә ирешәчәкбез”, диде.
Әлеге инвесторларның алмашынуы процессына карата район башлыгы Марат Гафаров үз фикерен белдереп:
Яңа инвестор безнең җирләргә зур финанс кертеме ясарга планлаштыра. Бизнес-планнарына ашлык киптерү комплексы, 1000нән артык башка терлекчелек фермасы ясау да кергән, барысы да яхшы булыр, дип уйлыйм, -диде. Һәм мондый очрашуларны агрофирмага мөнәсәбәте булган һәр авылда оештырырга кушты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев