Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә “Приказ” елга-буасы төзекләндереләчәк

Чүпрәлеләр Иске Чүпрәле авылы Мәктәп урамы буенча урнашкан, халык телендәге “Приказ” елгасын  төзекләндерү проекты буенча  фикер алыштылар

Чарада  район башлыгы Марат Гафаров катнашты. Ул районда уңайлы шартлар тудыруга битараф булмаган активистларны сәламләде. Алинә Моратова, Гөлнара Хаҗиева һәм Светлана Ефимова йөзендәге «Татмелиорация» җәмгыяте  вәкилләренә рәхмәт белдерде  һәм компания белән бергә башкарылган барлык проектларның да, мәсәлән, Үзәк урам һәм «Чүпрәле» паркының күркәм  нәтиҗәләр бирүен билгеләп үтте. Район җитәкчесе “Приказ” елгасын  төзекләндерү буенча да нәтиҗәле эш теләде һәм башкалар белән бергә уртак фикер алышуга кушылды.

Җыелыш барышында чүпрәлеләр үзләренең теләкләрен, тәкъдимнәрен әйттеләр. Елга-буа янында тукталыш, балык тоту урыны, территорияне коймалар белән әйләндереп алу, юлларны яктырту, күлдә фонтан, катамараннар җибәрү, ял итү өчен аерым урын булдыру, тротуарлар буйлап елга тирәли җәяүлеләр зонасы ясау кебек фикерләр яңгырады. Чарада катнашучыларның тәкъдимнәре бер-берсен тулыландырды һәм барысы да исәпкә алынды.

Җыелыштан соң район җитәкчелеге, проект инженерлары белән бергә төзекләндерүнең бөтен территориясен җентекләп карау, планлаштырылган барлык эшләрне исәпләү һәм финанслау мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен урынга – “Приказ” елга-буасына юл тоттылар.

Реклама

Хәзер исә район хакимияте алдында  “Приказ” елга-буасын төзекләндергәндә чүпрәлеләрнең барлык теләкләрен  исәпкә алып, гамәлгә ашыру  һәм бюджет кысаларында сыешып эшләрне башкару –төп  бурыч булып кала.

Шулай бервакыт, Иске Чүпрәленең Мәктәп урамы буенча төзекләндерелгән “Приказ” елгасы тирәли йөргәндә, аларның вакытлы авырлыклар булуын, елмаеп искә алачакбыз. Ә әлегә проектның тормышка ашуын көтик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев