Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә предприятие һәм оешма хезмәт коллективлары музейга экскурсиягә йөри

Райондагы  туган якны өйрәнү музеена оешма һәм предприятие хезмәт коллективлары экскурсиягә йөри башлады.

Октябрь аенда музейга иң беренчеләрдән  «Россельхозцентр» ның район бүлеге һәм «Прогресс» предприятиесе хезмәткәрләре килделәр.

 Әлеге чаралар музей тарафыннан  1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең  75 еллыгына, ТАССРның  100 еллыгына һәм район  оешуның  90 еллыгына әзерлек кысаларында үткәрелә.

 

Хезмәт коллективлары өчен  районыбызның бай тарихы  документлар,  фотосурәтләр аша  күзәтү экскурсиясе буларак җиткерелә.   Музейга килүчеләр районыбыздан чыккан, шунда эшләгән, яшәгән бөек шәхесләрнең биографиясе белән таныша алалар.

-Музейга экскурсияләр экспонатлар фондын тулыландыруны да күздә тота. Әйтик,  «Россельхозцентр»  коллективы  озак еллар дәвамында  үзләре  кайбер экспонат-приборларны музейга бүләк итте. Болар:  төрле үлчәүләр,  тишелешне билгеләү өчен  җайланмалар,  1938 елгы микроскоп һ.б.

Районыбызның барлык хезмәт коллективларын музйда көтеп калабыз,-ди музей директоры Гөлназ Җаббарова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев