Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Өлкәннәр көненә багышланган концерт узды

​​​​​​​Көз фасылының октябрь ае -игелеклелек һәм тирән ихтирам-хөрмәт чагылышы булган Өлкәннәр көне   белән башланып китә. Әлеге  көн үзенең бәйрәм статусын 1990 елда ала һәм шушы елдан бөтен дөньяда бәйрәм ителә башлый.

Җылы сүз җан азыгы, диләр. Өлкәннәрнең күңелен күрү өчен әллә ни күп кирәк тә түгел. Кечкенә генә күчтәнәчен бирсәләр, чәй өстәле артына очрашуга чакырсалар, я булмаса,  концерт оештырып, вакытларын бик матур чыгышлар белән бизәсәләр –шул җитә.

Халыкара өлкәннәр көне кысаларында үткәрелүче чаралар районыбызда  елдан-ел арта бара һәм үзенчәлеклерәк итеп, җанлы оештырыла. Төрле күңел ачу чаралары, бәйрәм кичәләре белән бергә өлкәннәргә ярдәм итүне, хәйриячелекне күздә тоткан акцияләр, ярминкәләрдә өлкән буынга булган хөрмәт һәм кайгырту чагыла. Һәр җирлектән, оешма-предприятиеләрдән өлкән буын вәкилләрен чакырып, район мәдәният йортында уздырылучы бәйрәм тантанасы декада чорында узучы вакыйгаларның иң зурысыдыр, мөгаен. Быел да өлкәннәр өчен әлеге чара үзенә бер төрле җылылык белән  үтте.

– Сез – районыбызның үсеше өчен  озак еллар армый-талмый хезмәт куйган буын вәкилләре. Сезнең тормыш – ул фидакарьлек һәм әхлаклылык үрнәге. Үзегезнең бай тормыш тәҗрибәсен яшьләр белән бүлешәсез, сез бүген дә сафта. Күпләрегез актив тормыш рәвешенә өстенлек бирә, җәмәгать эшләрен алып бара, рәхмәт сезгә, -дип район башлыгы Марат Гафаров өлкәннәргә изге теләкләрен җиткерде.  Сәламәтлек, рухи ныклык, гаилә бәхете теләде.

Тантанада нәкъ 1 октябрьдә моннан 50 ел элек гаилә корган Иске Шәйморза авылыннан Солтания апа һәм Адельҗан абый Физхановлар хөрмәтләнде. Солтания апа гомере буе телефонистка, ә Адельҗан абый слесарь булып хезмәт куйган. Марат Гафаров аларны Алтын туйлары белән тәбрикләп, бүләкләр тапшырды.

Чара район үзешчәннәренең концерт программасы белән дәвам итте. Үзләренең  иҗат коллективларында тәрбияләнүче оныклары  белән беррәттән сәхнәдә өлкәннәр, ветераннар үзләре дә чыгыш ясады. Алар арасында  Фәсхәт апа Хөсәенованы күрү аеруча куанычлы булды. Районыбызынң иң өлкән яшьтәге  Акъәбисе бүгенге көндә дә үзенең җырлары белән сөендерә, әфәрин!

Әлфия Яхиева башкаруындагы “Яшәү ямьле, яшәү шундый матур”  җыры исә  өлкәннәргә алдагы көнгә изге теләк  булып яңгырады.

ФОТОЛЕНТА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев