Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Миша Григорянның күргәзмәсе эшли

Бу көннәрдә “Талантлар планетасы” балалар иҗат йортының икенче катына күтәрелсәң чәчәкләр иленә эләгәсең

Әлеге "Чәчәкләрдән бүләк” дип аталган иҗат эшләре күргәзмәсен чүпрәлеләргә Чувашия Республикасы һәм Россия Федерациясенең атказанган художгигы Миша Григорян тәкъдим итә.

Рәссам сүзләренә караганда бу аның Татарстан Республикасында оештырылган дүртенче зур күргәзмәсе. Казанлылар, әлмәтлеләр аның иҗат җимешләре белән танышырга өлгергәннәр инде. Казан, Әлмәт кебек зур шәһәрләрдән соң ничек Чүпрәлегә килеп чыккан соң, дисәгез – аны монда якташыбыз Николай Угаслов алып килгән. (Хәтерләсәгез, узган елларда Н.Угаслов башлангычы белән районда скульптор һәм рәссам-портретчы Владимир Нагорновның да сыннар күргәзмәсе оештырылган иде).

Миша Григорян Әрмәнстанда туып-үскән. Шуңа да аның иҗатында әрмән милли тематикасы төрки халыклар мәдәнияте белән үрелеп бара.Бу турыда ул үзе дә:

Урта Идел территориясендә иҗат итми яшәү мөмкин түгел. Әрмән булып тусам да мондагы халыклар мәдәнияте миңа бик яхшы аңлашыла, хәтта охшаш яклары да бик күп, -ди.

Рәссамның шәхси күргәзмәсенең ачылу тантанасында район башлыгы Марат Гафаров, Россиянең атказанган скульпторы Владимир Нагорнов, Чуваш Милли конгрессы җитәкчесе Николай Угаслов һәм башка тагын күп кенә кунаклар да катнашты.  Алар да, рәсемнәрне карарга килүчеләр дә рәссамның картиналарын “якты төсләре белән күңелгә үтеп керә торган” дип бәяләде.

Һәр картинаның үз тарихы бар, -дип таныштырды Миша Григорян үзе дә. – Мәсәлән, менә бу вазадагы гөлләмәне ясаганда хатыным кайтып керде дә, сулы ваза янына эшләпәсен салып куйды. Икенче карыйм, урынына куйыйм дип баш киеменә үрелә. Торсын, минәйтәм, бик урынлы килеп чыкты дим. Шулай итеп эшләпәле букет картинасы ясалды.

Матурлыкны беркайчан да сүзләр белән генә аңлатып бетерап булмый. Аны үз күзләрең белән күреп, тоемлау кирәк. Шушы максатлардан күргәзмә дә май аена кадәр, эш көннәрендә иртәнге 8дән – 16 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев