Реклама
Көн вакыйгасы
Чүпрәледә махсус операциядә катнашкан хәрби үзенең кәләше белән символик датада гаилә кордылар
Юрий Ростовта хезмәт итә.
Бүген, 8 июль көнне Чүпрәле муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан туй тантанасы узды. Нәкъ менә бу көнне яшь парлар Юрий Воробьев һәм Анастасия Абукина үз мөнәсәбәтләрен законлаштырырга карар кылганнар.
8 июльдә, Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмдә православие динендәге изге Петр һәм Февронияне-никах һәм гаилә сагында торучы изгеләр буларак искә алалар. Һәм, әлбәттә, күп кенә парлар аларны үрнәк итеп, никахларын нәкъ менә шушы көнне рәсмиләштерергә тели. Агымдагы 2022 елда бу көн – җомгага туры килеп, никахлашу өчен аеруча уңышлы булды.
- Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне-православие буенча өчен бик мөһим бәйрәм санала. Без үзебезнең туебызны да нәкъ менә шушы көнгә туры китереп үткәрергә теләдек. Петр һәм Феврония–чын мәхәббәт, тугрылык һәм бәхетле никах үрнәге булып торалар. Һәм безнең уртак тормышыбыз шундый булыр дип ышанабыз, - дип уртаклаштылар Юрий һәм Анастасия.
Юрий Матак авылында туган, урта мәктәптән соң Казандагы танк училищесына укырга керә. Аны тәмамланганнан соң, РФ Кораллы Көчләрендә хезмәт итә башлый, бүгенге көндә ул Ростов өлкәсендәге бер частьтә хезмәтен үти. Өлкән лейтенант, рота командиры исеменә ия. Юрий Украинада махсус операциядә дә катнаша, яралана, медальләр белән бүләкләнә. Бүгенге көндә ул гаилә хәле буенча ялда һәм әлбәттә, туйдан соң, янә армия хезмәтенә кайтырга җыена.
Юрий Анастасиягә тәкъдимне ел башында ук ясаган һәм алар нәкъ менә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә гариза биргәннәр.
Анастасия тумышы белән Чувашиядән, Комсомол районыннан, быел медицина көллиятен дәвалау эше белгечлеге буенча тәмамлаган һәм күптән түгел Диплом алган.
Юрий белән алар күптәннән таныш икән. Анастасиянең әнисе Чүпрәле районы Чуваш Ишлесе авылыннан. Кияүгә чыгып, Комсомол районына күченеп килә. Анастасия балачагын һәм аннан соң да әнисенең туган авылында әби-бабасы янында үткәрә. Юрий белән ул училище курсанты булганда танышалар.
Анастасия билгеләп үткәнчә, туйның тантаналы көнгә туры килүе, аларны гомере буе озатачак.. "Өйләнешү турында таныклыкта бүгенге көн бәйрәм хакында гына түгел, ә безнең дә гаилә төзү датасы турында да искә төшереп торачак»,- ди ул.
Бәхетле яшь парларны котларга район Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов һәм аның урынбасары Айрат Җәлалов килде.
Данис Сатдинов яшьләргә гаилә документы һәм бүләкләр тапшырды, сәламәтлек, бәхет, мәхәббәт һәм озын бәрәкәтле гаилә тормышы теләде.
Яшь парларны шулай ук ГХАТ бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова, әти-әниләр, туганнары һәм якыннары котлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев