Чүпрәледә кышкы чорга техника әзерлеге тикшерелде
Тракторларның тормоз һәм руль системалары, тышкы яктылык приборлары, йөрү механизмнары, махсус ут приборларының төзеклеге һәм конструкциянең башка элементлары аеруча контрольгә алынды.
Җаваплылыгы чикләнгән «Фламинго» җәмгыятендә “Гостехнадзор”ның Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы Илдар Шәйхаттаров әлеге оешманың кышкы чорга техника әзерлеген тикшерде.
Бер сафка төзеп куелган тракторларның тормоз һәм руль системалары, тышкы яктылык приборлары, йөрү механизмнары, махсус ут приборларының төзеклеге һәм конструкциянең башка элементлары аеруча контрольгә алынды.
Шулай ук үзйөрешле машиналарның янгын сүндерү җайланмалары, медицина аптечкасы, авария тукталышы билгеләре дә игътибарсыз калмады. Соңыннан механизаторлар һәм оешма җитәкчелеге катнашында техниканың әзерлегенә анализ ясалды. Торак пунктларда юлларга хезмәт күрсәтү вакытында техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре дә каралды. “Иң мөһиме – сезнең сәламәтлегегез. Кеше гомереннән дә кадерле берни юк. Сезгә күп вакыт караңгыда эшләргә туры килә. Шуңа күрә үзегезне һәм янәшәдәгегезне саклагыз”, - ди Илдар Шәйхаттаров. Җаваплылыгы чикләнгән "Фламинго” җәмгыяте эшчеләре алдында Иске Чүпрәле авыл җирлегенең Иске Элмәле, Иске Чүпрәле һәм Яңа Чүпрәле торак пунктларындагы урамнарны һәм эчке юлларны чистарту бурычы тора. Юллар озынлыгы 70 километрга якын һәм шуңа дүрт чакрым озынлыктагы җәяүлеләр тротуары да өстәлә. Кышкы чорда бу эшкә "Т-150", "МТЗ - 1221" маркалы трактор базасындагы ике бульдозер, төягеч, "КамАЗ" үзбушаткыч, амкадор, ком сиптергеч җәлеп ителәчәк.
"Кыш – юл чистартучылар өчен гадәттәгечә иң катлаулы чор. Һава торышы тиз үзгәрә, кар яву да, бозлавык та, бер тәүлек эчендә температураның кискен төшүе дә булырга мөмкин. Кыш тыныч булыр һәм сюрпризлар китермәс дип фаразлап булмый. Шуны истә тотып без һәр очракка да тулы программа буенча әзерләндек. Кышын юлларны чистарту өчен җиде берәмлек кар чистарту техникасы җәлеп итәбез, техника тулысынча әзер инде. Ком-тоз катнашмасы запасы якынча 50 тонна. Ул күбесенчә район үзәгенең югары интенсивлы булган төп юлларында һәм җәяүлеләр кичүендә файдаланылачак«, - ди җәмгыять директоры Альфред Низамов. Аның сүзләренчә, урамнарны кардан чистарту елдагыча бик иртә, ягъни иртәнге дүрттән үк башлана икән. Монда шимбә һәм якшәмбе көннәре белән дә исәпләшмиләр. “Һава шартлары безне куркытмый, ә аңсыз шоферлар безнең механизаторлар өчен чын җәза булып тора. Ничек җитте шулай туктатып калдырган машиналар кар чистатучы техникага зур уңайсызлыклар тудыра. Алар безгә магистральләрне кардан арындырырга комачаулый, бигрәк тә үзәк урамнарда, "Ак Барс Банк", саклык банкы, редакция һәм почта тирәләрендәге территорияләрендә шулай, - дип дәвам итте сүзен Альфред Альбертович. Календарьда ноябрь. Кыш акрынлап үз хокукына керә. Ә ул безне үзенең йомшак карлары, күз ачкысыз бураннары белән сөендерергә тиеш. Табигатьтә начар һава торышы юк. Көннәр әлегә җылы торса да, алда әле безне озын кыш көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев