Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә коронавирустан вакцинацияләү дәвам итә

Бүгенге көнгә чүпрәлеләрнең 500дән артыгы вакцинацияләү процедурасын узган. Шулардан 350се вакцинаны икенче тапкыр ясаткан

Бу мөһим

Вакцинацияләү күптәннән башланса да, редакциягә, социаль челтәрләрдәге төркемнәребезгә сораулар керү дәвам итә. Без аларны туплап, район үзәк хастаханәсе поликлиникасы мөдире Надир Таһировка мөрәҗәгать иттек.

– Вакцинаны нигә ике этапка бүлеп ясыйлар? (“ВКонтакте”дагы төркемебезгә килгән сорау).

Н.Т.: – Беренче этаптан соң саклаучы антитәнчекләр барлыкка килә, икенчесе белән нәтиҗә ныгытыла. 42нче көнгә ныклы, дәвамлы иммунитет барлыкка киләчәк. Вакцинаның нәтиҗәлелеге – 95 процент.

– Вакциналануга ничек әзерләнергә?

–Аерым әзерлек мәҗбүри түгел. Сезне табиб тикшерәчәк. Коронавируска тест үтәргә кирәкми. Иң мөһиме - прививка ясауга каршылыклар булмасын: коронавируслы авыру белән бәйләнеш, ел дәвамында инфаркт яисә инсульт, хроник системалы инфекцияләр, туберкулез, яман шеш, В һәм С гепатиты, сифилис, ВИЧ.

– Мин авырып терелдем, антитәнчекләрем булу ачыкланды. Миңа прививка ясатырга кирәкме? (Р. Азизова).

– Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы рекомендацияләрендә ковид белән авырмаган һәм антитәнчекләре булмаган кешеләрне вакциналарга кирәк, дип язылган. Ләкин хәзер, берничә айлык тикшерүләр һәм тәҗрибәдән соң «Спутник V» вакцинасын хәвеф төркемендәге авырып савыгучыларга кулланырга да рөхсәт ителде.

Әгәр сез авырып савыктыгыз һәм прививка ясатырга килдегез икән, бу хакта табибка әйтегез.

– Прививка ясатасым килә. Ләкин күптән түгел салкын тидердем, ютәллим… (Алсу, Иске Чүпрәле).

–Йогышлы һәм йогышлы булмаган авыруларның, хроник авыруларның кискенләшүе – вакцина-цияләү өчен вакытлы каршылыклар. Сезгә ике-дүрт атна көтәргә туры киләчәк.

– Әти-әнием өлкән яшьтәге кешеләр. Аларга прививка ясатсак өзлегүләргә китермәсме икән? (Гөлфия, Зур Чынлы).

– “Спутник V’ вакцинасын хөрмәтле пенсионерларыбыз да ясата. Алар прививка ясатуга ирекле ризалык бирергә, анкета тутырырга тиеш. Шуннан соң аларны табиб тикшерә – тән температурасын, пульс, кан басымын, сатурацияне үлчи, йөрәк һәм үпкәләрне тыңлый, тамакны карый. Һәм, билгеле инде, вакцина ясатканнан соң температураның бераз күтәрелүе, буыннар һәм мускуллар авыртуы, укол урынында авырту, бераз шешү булырга мөмкинлеге турында сөйли.

Вакцина ясатучы 500дән артык чүп-рәлеле арасында өлкән яшьтәгеләр дә күп. Берсеннән дә зар кергәне булмады. Ә прививканы ясатырга кирәк, бигрәк тә өлкәннәргә, дип әйтер идем. Чөнки коронавирус хроник авыруларны көчәйтүе белән куркыныч.

Р.Җ.: – Җавапларыгыз өчен рәхмәт.

 

Тукта, коронавирус!

Пандемия таралганны бирле районда:

-136 кеше коронавирус чире йоктырган

- 7 кеше әлеге чирдән үлгән.

- 798 рецепт язылган

-369 кешегә волонтёрлар тарафыннан хезмәт күрсәтелгән.

Савыккан 129 кешенең 49ы хастаханәдә торып, 87се өй шартларында дәваланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев