Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә халык җыеннары тәмамланды

Районының барлык авыл җирлеге башлыклары 2019 елда башкарылган эшләр турында хисап тоттылар һәм 2020 елга планнар билгеләделәр

2020 елның 3 февралендә Иске Чүпрәле авыл җирлегендә яшәүчеләр халык җыенында катнаштылар. Очрашуда район башлыгы Марат Гафаров, оешма һәм хезмәтләр җитәкчеләре катнашты. Әлеге чара 2019 елгы эшкә йомгак ясау буенча соңгы халык җыены иде.

Узган ел башкарылган эшләр турында Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов та хисап тотты.

Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге эшчәнлеге турында полиция начальнигы, полиция подполковнигы Рөстәм Мөхәммәтҗанов сөйләде. Доклад белән шулай ук, райондагы гадәттән тыш хезмәт җитәкчесе  Роман Колпаков чыгыш ясады.

-Узган ел эчендә бик күп эшләр башкарылды, әмма без ирешелгәннәрдә тукталып калмаячакбыз, - дип нәтиҗә ясады район башлыгы Марат Гафаров.

Ул республика программаларының һәм милли проектларның төп юнәлешләре турында сөйләде, шулай ук авылларда яшәүчеләр өчен юнәлдерелгән программалардан актив файдаланырга чакырды.

Халык җыеннары - халык белән район җитәкчелеге арасында ачык диалог өчен менә дигән мөмкинлек. Нәкъ менә аларда актуаль проблемалар күтәрелә. Сорауларның бер өлеше урыннарда хәл ителә, ә җентекләп өйрәнүне таләп итә торганнары контрольгә алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев