Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә карт агачларны кисәләр

Үткән атнада, әйтик район үзәгендәге Дзержинский урамында электр линияләренә, биналарга  зыян китерердәй шундый агачларны кистеләр.

Саклык чаралары күрү максатыннан, ел саен җирлекләрдә “олыгайган” агачларны кисү, тәртипкә китерү эшләре алып барыла. Әлеге эшләр, гадәттә, язын һәм көз айларында эшләнә.

Үткән атнада, әйтик район үзәгендәге Дзержинский урамында электр линияләренә, биналарга  зыян китерердәй шундый агачларны кистеләр.

–Билгеле артык үсеп киткән агачларны кисү зур мәшәкатьләр тудыра. Район үзәгендәге урамнардагы шундый агачларны кисү өчен Буадан Айрат Шарапиев җитәкчелегендәге махсус бригада килде. Әлеге егетләр Яңа һәм Иске Чүпрәле авылы зират өсләрен дә карт агачлардан чистарттылар. Артык югары булып үсеп киткән агачларны кисү өчен “Фламинго” җәмгыяте автовышка белән тәэмин итә. Эшләр үзара салым акчасына эшләнелә, -дип сөйләде Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамиль Низамов.

Реклама

Сүз дә юк, бик тә кирәкле эш.  Ә менә инде сынып, авырга  торган картайган агачлары булган йорт хуҗаларына нишләргә? Бу уңайдан, авыл халкы үзе дә еш кына телефон аша  хәбәр итә, социаль челтәрләрдә комментраийлар да калдыра,  авыл җыеннарында да яңгырый бу проблема.

–Андый үтенечләре  булучылар  авыл җирлекләре башлыкларына, мөрәҗәгать итәргә тиеш. Гаризалар  кабул итеп алынганнан соң, проблема җыен вакытында күтәрелә һәм әлеге эшләрне үзара салым акчасына эшләргә дигән бердәм карар кабул ителә , -диде бу уңайдан да Рамиль Низамов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев