Чүпрәледә “Кар чанасы-2019” операциясе уза
2019 елга билгеләнгән эш планнары нигезендә Татарстан Республикасының Республикасының “Гостехнадзор” идарәсе, 16 декабрьдән 30 декабрьгә кадәр “Кар чанасы-2019” операциясе үткәрә.
–Чара барышында кар чаналары һәм карлы баткаклыкта йөри ала торган мототранспортлар тикшереләчәк. Бигрәк тә аларның дәүләт теркәлүе, техник карау үтүе һәм йөртүчесе таныклыгының тиешле категориягә туры килүе игътибарга алыначак,- ди Татарстан Республикасының Чүпрәле районы буенча өлкән дәүләт инженер-инспекторы Илдар Шәйхаттаров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев