Чүпрәледә кар чаналарын тикшерәләр
Республика районнарында агымдагы елның 7 декабреннән башланган “Кар чанасы – 2020” профилактик операциясе 26 декабрьгә кадәр дәвам итә.
Ул кар чаналарын эксплуатацияләгәндә аларның техник торышы, хәрәкәт куркынычсызлыгы, әйләнә-тирә мохитне саклау таләпләрен үтәүне контрольдә тоту максатыннан үткәрелә. Аның барышында машиналарның (агрегатларның) теркәлү мәгълүматларына туры килүенә, машиналарны теркәү кагыйдәләре үтәлешенә, техник тикшерүне үзвакытында үткәрүгә, машина йөртүченең тиешле категориядәге таныклыгы булу-булмавына аерым игътибар биреләчәк. Россия Федерациясе хөкүмәтенең "Россия Федерациясе территориясендә автомототранспорт чараларын һәм үзйөрешле техниканың башка төрләрен дәүләт теркәвенә алу турында"гы 1994 елның 12 августыннан 938 номерлы карары нигезендә, кар машиналарының хуҗалары аларны сатып алгач, дәүләт техник күзәтчелек органында 10 тәүлек эчендә теркәргә тиеш. Гамәлдәге закон таләпләрен бозган өчен гражданнарга - 1,5 – 2 мең сум, вазыйфаи затларга - 2-3,5 мең сум, юридик затларга 5-10 мең сум күләмендә штраф салына. Шуны да әйтик, кар чанасы урамнарда һәм автомобиль юлларында йөрү өчен каралмаган. Шулай да, кышкы юлсызлыкта, башка транспорт чаралары белән очрашкан вакытта, кар чанасын йөртүчеләрнең юл йөрү кагыйдәсен үтәүләре мөһим. Әмма мондый транспорт чарасы хуҗаларының кайберләре көндәлек тормышта кагыйдә үтәми. Йөртүчеләр еш кына үзләренең һәм башкаларның иминлеге, тирәлекне саклау турында оныта. Кайвакыт мондый җавапсызлык авыр травмаларга яисә үлем очракларына китерә, - ди “Гостехнадзор”ның Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы Илдар Шәйхаттаров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев