Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Кадыкай Абыз бабай каберлеге еллар узгач та мөселманнарны бергә җыя

Кадыйкай абызны искә алу – шактый үзенчәлекле чара.

Елның-елында Татар Төкесе авылында Кадыкай Абыз бабай рухына багышланган күркәм дини мәҗлескә җыела халык. Анда район җирлегеннән генә түгел, ә чит төбәкләрдән, тирә-күрше районнардан да мөселманнар катнаша.

Кадыйкай абызны искә алу – шактый үзенчәлекле чара. Анда Коръән сурәләре укыла, намаз укыла, корбаннар чалына, мәҗлесләр оештырыла. Авыл картлары әйтүенчә, моңа башлангыч дистә еллар элек салынган.

Риваятьләргә салынган бу шәхес турында тарихи әдәбиятта мәгълүмат юк. Әмма вакыт үтү белән халык Кадыйкай абызны изгеләр рәтенә кертеп куйган.

Нурулла абый Шәрәфетдинов бу хакта болай дип искә ала:

–Кадыкай Абыз бабай мәрхүм мулла әтинең әйтүенчә изгеләрдән саналган. Шуңа да аның җирләнгән урыны кадерле булып санала.  Бирегә без бала вакытта ук, халык күпләп килә иде. Каберлеккә кереп, догалар, сурәләр укыла иде. Ә менә олылап, мәҗлесләр оештыру агрофирма директоры Вәгыйз Алиулловтан калды. Ул : “Татар Төкесенә олы юллар үтеп килгән халыкны чәй белән булса да сыйламый җибәрү бер дә килешми”, дия торган иде. Шуннан аның тәкъдиме хуплап алынды, өстәлләр, аш пешерү өчен махсус урыннар булдырылды. Бүгенге көндә килгән халык әлеге чыгымнарны үз өсләренә алып, корбан ашлары үткәрә, килгән халыкны чәй белән сыйлый.

Быел да әлеге чарага күпләп корбан чалып китергән халык, аны  сәдака итеп тә өләштеләр.

Дини чарага җыелучыларны район башлыгы Марат Гафаров сәламләде һәм әлеге рухи чараның мөһимлеген билгеләп үтте.

–Бу бәйрәм– халыкны берләштерү, туганнары белән очраштыру, дингә өндәү, вәгазьләр тыңлау чарасы. Ул динебезне үстерүгә, рухи яктылыкка өнди. Чараның әһәмияте, кыйммәте әйтеп бетергесез,-диде район башлыгы.

Район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов, авыл имамы Хәмзә хәзрәт Сабитов, Иске Кәкерле авылы мәчетләре имамнары, Ульяновск, Чувашия  өлкәсеннән килгән дини вәкилләр вәгазьләр сөйләделәр, догалар укыдылар.

Авыл имамы Хәмзә хәзрәт Сабитов Кадыкай Абыз бабайның тарихына тукталды.

-Кадыкай ул исем, Абыз исә –“мулла” дигәнне аңлата. Кадыкай исемле үсмерне Әстраханнан Татар Төкесенә бер сәүдәгәр алып килә. Аны җирле муллага хезмәтче  итеп урнаштыралар. Мулланың шактый урманы була. Кадыкай аны берүзе ташып бетерә.  Ярдәм сормаган Кадыкайны мулла күзәтергә тотына һәм аның намаз укып, дога кылганнан соң, агачларның үзләре ат олавына төялүен күрә.Моннан тыш, аның  авыруларны өшкерү, савыктыру сыйфатлары барлыгы да ачыклана. Мулла Кадыкайга аерым өй җиткезә, аңа тирә-яктан күп кенә халык ярдәм сорап килә башлый.  Ул хәтта, патша кызын да авырудан савыктырган дигән риваять бар. Патша бу ярдәме өчен  аңа урман һәм болын җирләре бүләк итә. Кадыкай аларны Татр Төкесе авылы халкына  тарата.

Изге Кадыйкай  урыс солдатлары белән сугыштканда вафат була. Бу Иван Грозныйның чукындыру сәясәте елларында була дигән фикер йөри. Мөселманнар белән динне яклап күтәрелгән Кадыйкайның гәүдәсен  Татар Төкесенә кайтарып җирлиләр. Шуннан бирле аның каберлегенә халык йөри, еллар узса да тәннәренә, күңелләренә шифа алалар,- ди Хәмзә хәзрәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев