Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Изге Сергей Радонежскийны искә алу көне узды

Районның христиан динен тотучылары Изге Рус Православие Чиркәвенең –Изге Сергей Радонежскийны искә алу көнен билгеләп үттеләр.

Изге Сергей Радонежский 1392 елда, яңа стиль буенча 8 октябрьдә вафат була. Ул дин кардәшләренә, барыннан да элек, православие диненең чисталыгын катгый сакларга куша. Шулай ук  фикер бердәмлеген, күңел һәм тән чисталыгын алга сөрә. Гаделсезлектән, яман теләкләрдән арынырга куша. Изге үзеннән соң язма мирас калдырмый. Аның яраткан сүзе: «алга барыгыз» һәм «йөрәгең күзлегеннән кара» дигәне була. «Мәхәббәт һәм бердәмлек белән котылырбыз», дигән тәгълиматы да була аның. Бу очракта Аллаһка мәхәббәт һәм гөнаһлардан котылу күздә тотыла, әлбәттә.

Изге Сергий – гомерендә күп могҗизалар кылучы һәм Бөек илаһи ачышлар иясе. Быел май аенда аның тууына 705 ел тулды. Сергей Радонежскийны искә алу көнендә бәхет, сәламәтлек, барлык эшләрдә, эштә һәм укуда уңышлар сорап, дога кылына.

Чүпрәле районында Сергей Радонежский исемен  өч чиркәү-храм йөртә. Шуларның Иске Чүпрәле авылында урнашканында Изге Сергийны искә алу көне узды. Анда район башлыгы Марат Гафаров катнашты. Литургия башланганчы ул храмның «Якшәмбе мәктәбе» бинасында православие динендәге райондашлар белән очрашты. Аларны бәйрәм белән котлады. Сорауларга җаваплар бирде.

Шуны да өстәп китик, халыкта бу көнне кәбестә дип атаганнар, чөнки бу вакытта агач мичкәләргә кәбестә тозлап куйганнар. Ә 8 октябрьдә кар яуса тиздән кар ятачагын, һава торышы яхшы булса, аның өч атна сакланачагын да фаразлаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев