Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә җитәкчеләр балаларның Яңа ел теләкләрен тормышка ашырачак

35 гаиләдәге 94 баланың яңа ел хыяллары тормышка ашачак.

Чүпрәлеләр “Теләкләр чыршысы” дип исемләнгән хәйрия акциясенә кушылды

Район оешмалары, предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре, район хакимияте белгечләре ярдәме белән физик һәм матди мөмкинлекләре чикле булган гаиләләрдә яшәүче 35 гаиләдәге 94 баланың яңа ел хыяллары тормышка ашачак.

Һәр елны яңа ел алдыннан “Теләкләр чыршы”сыннан уенчык алып, анда язылган бүләкне иясенә илтеп тапшыру күркәм бер гадәткә әйләнеп бара. Бу атна башында да “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсенә килүчеләрне шундый чыршы һәм Кар кызы белән Кыш бабай каршы алды. Алар җитәкчеләргә балаларның теләкләре язылган хат- уенчыкларны алып биреп торды.

Беренче теләк-хатны район башлыгы Марат Гафаров алды. Аңа Кыш бабай район үзәгендәге Севлюковларның хыялын тормышка ашыруны йөкләде.Алар Кыш бабайдан тимераяк, кәшәкә, уку өстәле сораганнар. Гомумән алганда, Марат Гафаров быел районның өч яшь кешесенең теләкләрен үтәячәк.

Балалар барлык сюрпризларга да чын күңелдән шатлана. Җитәкчеләр өчен әлләни зур чыгым да түгел кебек, ә бала өчен әйтеп бетермәслек зур шатлык, -ди “Кайгырту” үзәге җитәкчесе Илгизәр Вафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев