Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә “Иҗтимагый палата көннәре”  узды

10 августта  районга Татарстан Республикасы Иҗтимагый палата вәкилләре  эш визиты белән килделәр.

Чара Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүнең ресурслар үзәге тарафыннан тормышка ашырыла торган мәгариф проекты кысаларында узды. 
Көн дәвамында узган чарада район  җитәкчеләре, Иҗтимагый совет әгъзалары, коммерциягә карамаган оешмаларның җитәкчеләре, яшьләр активы белән  түгәрәк өстәл артында сөйләшү, актуаль сораулар буенча гражданнарны кабул итүләр узды. 
– Иҗтимагый оешмалар элек тә булган, бүген дә аларның саны бихисап. Әмма барысы да үз вазифасын тиешенчә башкармый. ТР ның  Иҗтимагый  палатасы өчен  гражданлык теләк¬тәшлеген, ватанпәр¬вәрлек¬не үстерү, гражданлык һәм ихтыярый инициативаларны хуплау өстенлекле бурычлар булып кала. Халык безгә төрле мөрәҗәгатьләрен әйтә, проблемаларын сөйли. Безнең максат – халкыбызның уй-фикерен хөкүмәтебез җитәкчелегенә җиткерү, уртак килешү мөмкинлеген булдыру. Бу уңайдан, халкыбызның төрле мәнфәгатьләрен кайгырту кысаларында төрле програмаларның кабул ителүен дә әйтергә кирәк, - диде ТР Җәмәгать палатасы рәисе Анатолий Фомин.
Түгәрәк өстәл барышында Татарстан территориясендә коммерциягә карамаган оешмалар өчен игълан ителгән конкурслар һәм грантлар турында, шулай ук Россия Президенты Фондыннан финанс ярдәмнәре, аларда катнашу, гаризаларны, проектларны дөрес тутыру  хакында сөйләделәр. 
Райондагы Иҗтимагый советның эшчәнлеге хакында аның җитәкчесе Илгизәр Хөснетдинов бәян итте. Советның мөһим юнәлеше булып, беренче чиратта, халыкның торак шартларын яхшырту, җир мәсьәләләре, социаль яклау, социаль тәэмин итү һәм башка проблемаларны хәл итү торганлыгын җиткерде. Бу уңайдан җирле хакимият белән тыгыз хезмәттәшлек алып барылганлыгын әйтте.
-Районыбызда Иҗтимагый совет  2008 елда оешты. Аның составында кече ватанының, республика тормышының үсешенә, илдә барган вакыйгаларга битараф булмаган кешеләр тора.  Хөкүмәтебез тарафыннан башкарылган эшләрнең нәтиҗәсен, гомумән  хөкүмәт белән актив хезмәттәшлек итү мөмкинлеге барлыгын кешеләргә җиткерү – безнең төп бурыч. Шуңа да райондагы Иҗтимагый совет  вәкилләре районыбызның тормышының һәр  өлкәсендә үз өлешен, үз фикерен белдерергә тырыша, социаль мөһим мәсьәләләрне чишүдән дә читтә калмый,- диде совет җитәкчесе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев