Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә "Фронт" агитбригадасы ветераннарны Җиңү көне белән котлады

Бөек Ватан сугышында Җиңү көне алдыннан  районда шул  дәһшәтле елларда катнашучыларны котлау чаралары узды.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов җитәкчелегендәге “Фронт” иҗат агитбригадасы махсус машиналар белән  район үзәгеннән үк чыгып, 1945 елның маенда илебез көткән бәхетле көннәр мизгелен тудырып,  Иске Шәйморза авылында гомер кичерүче ветеран Әнвәр Фәхретдинов ишегалдына килеп туктады.

Бөек Ватан сугышы ветераны Әнвәр Фәхретдиновны җылы теләкләр белән котладылар, мәдәният хезмәткәрләре  сугыш еллары җырлары башкардылар, “Җиңү”  вальсы  әйләнделәр, укучылар Чарада район башлыгы Марат Гафаров, шулай ук кунаклар катнашты.

Ветеран үзе дә әлеге тамашаны күрергә, хәрби формадагыларны  сәламләргә дип, капака төбендә кадәр үк чыгарга теләк белдерде. Әнвәр абый Фәхретдинов  рәхмәт сүзләрен җиткереп,  илебез халкы беркайчан да сугыш афәтен  күрмәсен дип теләде.

Әнвәр абый бик иртә колхозда эшли башлый. Армиягә 1942 елда китә. Бәхеткә, фронтка турыдан-туры керергә туры к килми аларга. Шуңа да карамастан, авырлыкларны күп күрәләр. Яшь егетләрне эшелонга төяп, Владивостокка  озаталар.

 Ветеран ул  елларны  искә алып: “Без  Владивостокка 1 ай һәм 5 көн бардык. Ашарга, да юк, юынмаган, ялангач килеш,”-  ди.  Ул 1947 елда гына туган авылына кайта ул.  Сугыш елларында “Японияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнә. Моннан тыш, аның башка бүләкләре дә, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган юбилей медальләре дә бик күп.

Уби авылында яшәүче  сугыш ветераны Валентина Калачева, кызганычка каршы, әлеге мизгелләрне күрүдән соңгы елларда мәхрүм.  Батырлыклары алдында баш иеп, рәхмәт сүзләрен аның якыннарына җиткерделәр.

Исегезгә төшерәбез, беренче тапкыр “Фронт”  агитбригадасы ветераннар янына узган ел барган иде.  Пандемия шартларында 9 Май бәйрәме дә үткән ел онлайн-форматта узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев