Чүпрәледә физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен бәйрәм узды
1-10 декабрь көннәрендә Татарстан Республикасында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ункөнлеге үткәрелә. Ункөнлек кысаларында төрле мәдәни, спорт чаралары, хәйрия акцияләре үткәрү күздә тотыла.
Әлеге декада районыбызда да оешканлык белән үтә. Үткән шимбә аңа район Башкарма комитеты бинасында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар, олылар тарафыннан җитештерелгән кул эшләнмәләре сату-күргзәмәсе белән старт бирелде. Шундый ук сату-күргәзмә район мәдәният йортында да узды.
Традиция буенча балалар һәм 40 яшькәчә булганнар арасында Спартакиада ярышлары узды. Шулай ук, мәдәният хезмәткәрләре ярдәме әзерләгән концерт программмасы һәркемнең күңелендә онытылмаслык хисләр калдырды.
Билгеле, бәйрәмгә барысы да килә алмаган. .Район халкын социаль яклау идарәсе, спорт һәм яшьләр бүлеге, шулай ук, мәдәният хезмәткәрләре ярдәме әзерләгән программада кызыклы чаралар, биюләр, шигырьләр сөйләүләр, җырлар җырлау, табышмакларга җаваплар эзләү-барысы да урын алган иде. Балалар бик теләп үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр, курчак театры карадылар.
Район башлыгы Марат Гафаров бәйрәмдә катнашучыларны сәламләп, күтәренке кәеф, максатларына ирешүләрен, бернигә дә карамастан көчле булып калуларын теләде.
- Җәмгыятьтә һәр кеше кабатланмас шәхес. Сез гаҗәеп сәләтегез, иҗади булуыгыз, чараларда ирешкән уңышларыгыз белән күпләргә үрнәк булып торасыз. Сезнең күңел дөньягыз бик бай, йөрәгегез һәркем өчен ачык. Күркәм сыйфатларыгыз һич кенә дә чикләнмәгән. Киләчәктә дә шундый булып калыгыз,- диде Марат Гафаров.
Район башлыгы Спартакиада ярышларында катнашкан һәм иҗади сәләтләрен күрсәткән һәркемгә Дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.
Физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен ункөнлек кысаларында уздырылган чаралар моның белән генә тәмамланмый. Декабрь ахырында алар янә Яңа ел бәйрәмендә дә катнашачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев