Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә эшкуарлык буенча утырыш узды

Бүгенге көндә Чүпрәле районында 357 урта һәм кече эшмәкәрлек субъекты һәм 724 үзмәшгуль граждан теркәлгән.

Чүпрәле районы башлыгы каршындагы Эшкуарлык буенча утырыш узды.  Утырыш эшендә төрле хезмәт вәкилләре һәм эшмәкәрләр катнашты.

Утырышның көн тәртибендә беренче доклад белән район Башкарма комитет җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Илмир Измайлов чыгыш ясады. Үз чыгышында ул коронавирус инфекциясе таралу шартларында кече һәм урта эшкуарлык субъектларына дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде.

Ильмир Измайлов аеруча, «Чүпрәле» сәнәгать паркындагы эшчәнлеккә тукталып үтте.

- Сәнәгать паркының яңа җитештерүчеләр белән тулыланылышы бүгенге көндә дә актуаль булып кала. Уңай динамика күзәтелгәндә, бу  өстәмә эш урыннары мәсьәләсен хәл итәргә ярдәм итәчәк, - диде икътисад буенча район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

Ильмир Измайлов шулай ук сәнәгать паркы резиденты буларак теркәлгәндә, анда төрле ташламалар биреләчәге турында  җентекләп сөйләде. Аерым алганда, 2022 елның 1 январеннан әлеге паркта эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләр җир, милек һәм транспорт салымын түләүдән азат ителә. Моннан тыш, эшмәкәрләр өчен ташламалы кредитлар да гамәлдә булачак.

Шулай ук Илмир Измайлов РФ Президенты Указы һәм ТР Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән бүгенге коронавирус вәзгытенә бәйле ярдәм чаралары турында да сөйләп үтте.

Бүгенге көндә Чүпрәле районында 357 урта һәм кече эшмәкәрлек субъекты һәм 724 үзмәшгуль граждан теркәлгән.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды аша эшмәкәрләргә нинди ярдәм чаралары алырга мөмкинлеге хакында  Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының төбәк вәкиле Данис Айнуллов сөйләде.

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш һәм Апас районнарындагы территориаль бүлеге начальнигы Артур Хәсанов кайбер товарларга мәҗбүри маркировка кертелүе турында ассызыклады. Киләчәктә сөт продукциясен һәм шешәләрдәге эчә торган суларны махсус  маркировкасыз сату мөмкин булмаячак. Ит һәм бөртек эшләнмәләренә әлегә бу кагылмый. “ 2022 елның 1 январеннан интернет-сәүдә марафоны программасы эшли башлаячак. Әлеге марафонга кушылырга чакырам”, диде ул эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итеп..

Салым  өлкәсендәге яңалыклар турында Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 8 нче районара бүлеге өлкән салым инспекторы Ольга Бутусова сөйләде.

Утырышта шулай ук 2022 елда этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә дәүләт контроле өлкәсендәге үзгәрешләр  турында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы начальнигы Рифат Сөнгатуллин чыгыш ясады.

ТР инвестицион венчур фонды  оешмасы директор урынбасары Фәнис Хәкимуллин «Чүпрәле» сәнәгать мәйданчыгында эшләргә теләгән резидентлар белән шәхси очрашуларга ачык булуын белдерде.  Резидентларны паркка җәлеп итүдә җирле эшмәкәрләргә өстенлек бирергә кирәклеген билгеләп үтте.

Һәр чыгыш буенча эшмәкәрләр үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм аларга тулы җаваплар алдылар.

Район прокуроры Илдар Маликов үз чиратында эшмәкәрләргә  закон нигезендә ярдәм итәргә ачык булуларын белдерде

Район башлыгы Марат Гафаров утырыш эшенә йомгак ясап, киләчәкне гарантияли  торган программаларда катнашудан беркайчан да курыкмаска кирәклеген  әйтте.

- Чүпрәле районында эшмәкәрләрнең потенциалы һәм эшмәкәрләр өчен үсеш шартлары бик зур. Районда әле эшмәкәрлекнең күп юнәлешләре үсеш алмаган. Әйтик, авыл туризмы. Гәрчә, моның өчен табигатебез дә бик матур, урыннар да җитәрлек.  Интернет-мәйданчык та эшмәкәрләр тарафыннан үзләштерелмәгән. Җитештерү бар, ә эшкәртү юк. Эшкәртү булган җирдә аны сату юк. Бу юнәлештә эшне алга таба да җентекләп оештырырга кирәк. Акрын гына булса да, без моңа киләчәкбез. Бүгенге тормыш шартлары шуларны таләп итә, диде Марат Гафаров һәм барлык эшмәкәрләргә уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев